Каршы ал, туган калам !

Илдар Юзеев сүзләре
                                            Луиза Хәйретдинова музыкасы

Синнән дә ягымлы
Як җирдә юк икән;
Казаным, Казаным!
Әниләр җылысы
Ят җирдә юк икән,
Казаным, Казаным!
Кушымта:
Диңгезләрдән, тайгалардан,
Ерак-ераклардан,
һәй!
Изге моңнар тартты сиңа табан,
Каршы ал, туган калам!

Син туган ягымның
Йөрәге икәнсең,
Казаным, Казаным!
Сөйгәнем шикелле
Син мине көткәнсең,
Казаным, Казаным!
Кушымта.

Алдыңда баш иеп
Кабатлыйм күңелдән,
Казаным, Казаным!
Аерылмам Иделдән,
Аерылмам илемнән,
Казаным, Казаным!

Кушымта.

 2. Казан каласы

                            Шайхи Маннур сүзләре
                                    Татар халык көе

Казан каласы таш кала,
Безнең сөйгән башкала.
Күңелләрне дәртләндергән :
Җырлар шунда башлана.
Эх! Казан каласы,
Гөлбакчалар арасы.
Яшь йөрәкнең, ярсу дәртнең
Синдә табыла дәвасы.
Агыйделдән, Ык, Шөгердән,
Зәй, Зөядән Казанга
Килә яшьләр канатланып,
Кошлар кебек язларда.
Эх! Казан каласы,
Зур өметләр бакчасы.
Ярсу дәртнең, бар теләкнең
Синдә табыла дәвасы.

Илләр гизеп, сулар кичеп .
Йөрсә дә егет — һаман,
Кайтып килә ул яңадан,:
Сагындыра шул Казан.
Эх! Казан каласы,
Туган җирем анасы.
Үзең ямьле, суың тәмле,
Исемең мәңге шауласын!

Последнее обновление: 4 апреля 2017 г., 09:55

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International