Гомәр Бәширов. Биобиблиографик белешмәлек

2016 нчы елның 7 гыйнварында күренекле татар язучысы, фольклорчы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Гомәр Бәшировның (1901-1999) тууына 115 ел тулды.

Г. Бәширов әдәбиятка 1930 еллар башында килә. 1930-40 елларда Г. Разин исеме белән таныла. «Канлы бармаклар» исемле беренче хикәясе 1931 дә Мәскәүдә «Ударниклар» журналында басыла. Туган ил темасын яктырткан «Соңгы сугыш» дигән беренче китабы 1934 тә Казанда нәшер ителә. Әдипнең сугышка кадәрге иҗат биографиясендә иң күренекле урын тоткан «Сиваш» повесте (1937) Кызыл Армия сугышчыларының 1920 дә Сивашны кичкәндәге батырлыкларын сурәтли. 

Бәширов күп еллар дәвамында халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм өйрәнү эшчәнлеге алып бара. Ул туплаган һәм әдәби яктан эшкәрткән халык әкиятләре, җырлары, мәзәкләре күптомлы «Татар халык иҗаты» басмасында, «Мең дә бер мәзәк» 1963;  «Туган тел мәзәкләре» (1995) китапларында дөнья күрә. Көзге ачы җилләрдә» (1984), «И язмыш, язмыш» (1990, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1996), «Сарут» (1990) повестьлары, «Туган ягым – яшел бишек» исемле автобиографик әсәре,  «Җидегән чишмә» романы һ. б. әдип иҗатының энҗеләре булып торалар.

Тәкъдим ителә торган биобиблиографик белешмәлек күренекле язучының юбилее уңаеннан төзелде. Бу белешмәлек 7 бүлектән тора. Анда шагыйрьнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан мәкаләләрне табарга, Г. Бәшировның әсәрләре белән танышырга була. Биредә Г. Бәшировның иҗатына багышланган сценарийларга, методик материалларга да урын бирелде. Фотоархивта каләм остасының тормыш сәхифәләрен яктырткан фотосурәтләр тупланган.

Библиография бүлегендә язучының бүгенге көнгәчә нәшер ителгән басмалары, аның турында  дөнья күргән, тормыш һәм иҗат юлын яктырткан мәкаләләрнең исемлеге бирелде.
Соңыннан Г. Бәшировка багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар китерелде. Белешмәлек татар, рус телләрендә төзелде.

Г. Бәшировның тәрҗемәи хәле

Г. Бәшировның тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр

Г. Бәширов турында истәлекләр

 Фотоархив

Г. Бәширов әсәрләре

Г. Бәшировка багышланган сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр

Видеоязмалар

Аудиоязмалар

Библиография

 

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 25 феврале, 15:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International