Нәби Дәүли. Биобиблиографик белешмәлек



2015 нче елның 1 нче июнендә күренекле шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Нәби Дәүлинең (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) (1910-1989) тууына 105 ел тула.
Нәби Дәүли – катлаулы тормыш юлы үткән шагыйрь һәм язучы. Аның шагыйрь буларак таланты утызынчы елларда ук ачыла башлый. Ә зур әдәбият мәйданына ул кырыс тормыш сынаулары аша килә.
Нәби Дәүли күпсанлы лирик, сәяси-публицистик, сатирик шигырьләр, балладалар, «Берлинда окоп» (1955), «Авыл дәфтәре» (1954–1967) кебек күләмле поэмалар, проза әсәрләре, сугыш чорындагы шәхси кичерешләренә нигезләнеп язылган «Яшәү белән үлем арасында» (1958) дигән повесте һәм «Җимерелгән бастион» (1965) романын иҗат итеп татар әдәбияты тарихында күренекле урын алган әдип.
Әлеге биобиблиографик белешмәлек әлеге күренекле датага багышлап төзелде. Ул 6 бүлектән тора. Биредә язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган мәкаләләр, фотосурәтләр, Н. Дәүлигә багышланган сценарийлар, әсәрләре белән танышып була. Шулай ук әдипнең басылып чыккан әсәрләре, аның хакындагы әдәбият исемлеге дә бирелде. Н. Дәүлигә багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде.
Биобиблиографик белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Нәби Дәүлинең тәрҗемәи хәле
Нәби Дәүлинең тормышы һәм иҗаты турында
Фотоархив

Нәби Дәүли әсәрләре
Нәби Дәүлигә багышланган сценарийлар
Библиография









Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International