Аяз Гыйләҗев. Биобиблиографик белешмәлек

Аяз Гилязов

Чыганак: http://elitat.ru/one/4728/1362114196.jpg

Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г. Тукай һәм РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстанның, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Аяз Гыйләҗевнең иҗади мирасы  XX-XI гасыр татар әдәбиятының иң кыйммәтле хәзинәсе булып санала. Аның иҗаты  гаҗәеп киң кырлы.  Дистә еллар дәвамында тудырылган бай эчтәлекле, төрле жанрдагы әдәби иҗаты – «Өч аршын җир», «Җомга көн кич белән...», «Язгы кәрваннар», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят»,«Урамнар артында яшел болын», «Яра», «Йәгез, бер дога!» һ. б. әсәрләре – һәрберсе милләт, ил язмышына  битараф булмаган оста каләм иясе кулы  белән язылган әсәрләр.

Биобиблиографик белешмәлек әдипнең юбилее уңаеннан төзелде. 2018 нче елның 17 гыйнварында А. Гыйләҗевнең тууына 90 ел тула.

Белешмәлектә материаллар 8 бүлеккә туплап бирелде. Биредә әдипнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан хезмәтләр, аның турында истәлекләр, әсәрләре, фотолар, аңа багышланган видеоязмалар, сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр белән танышырга була. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә А. Гыйләҗевнең китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы   аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде.

А. Гыйләҗевкә багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

А. Гыйләҗевнең тәрҗемәи хәле

А. Гыйләҗев әсәрләре

Әңгәмәләр

Истәлекләр

Хатлар

А. Гыйләҗевнең тормышы һәм иҗаты турында

А. Гыйләҗев турында истәлекләр

Фотоархив

Сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр

Библиография

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 29 марты, 16:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International