Лев Николаевич Гумилев истәлегенә

Чыганак : Татар иле. - 1999. - № 40-41 (Окт.).-Б.4.

1 октябрьдә күренекле галим, фикер иясе, тарихчы-тюрколог, этногенез теориясе авторы Лев Николаевич Гумилевның тууына 87 ел тулды. Шушы уңайдан, бу бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерү өчен, анык соңгы еллардагы тормышын искә төшерик.

Лев Николаевич Гумилев үзенең рухи җаны белән татар җәмәгатьчелегенә якын иде. Без, Санкт-Петербург татар җәмгыятенең өч эшлеклесе: мин, абыем Вәлиулла Теләшов һәм язучы-публицист, инде мәрхүм Дауд Әхәт улы Әминов 1989 елкың ноябрендә берекче тапкыр Лев Николаевичның фатирында булдык. Шунда ук хатыны Наталья Внкторовнага мөрәҗәгать итеп: "Ниһаять, үземнекеләр дә килде", — дип куанды. Чыгышы белән татар .токымыннан икәнен онытмыйча, безне ул шулай үзенекеләр итеп санавы иде. Эше күплеген белеп, бераз чәй өстәле артында утырганнан соң, китәргә итенсәк тә, ул безне туктатып кала килде һәм без, үзебез дә сизмичә, аның искиткеч хикәяләрен тыңлап кич буе утырганбыз. Ә ул алыштыргысыз сәләтле сөйләү остасы. Дауд Әхәт улы Әминов фән эшлеклесе белән безгә насыйп булган гаять дәрәҗәдәге җылы очрашу, татар җәмәгатьчелеге өчен тирән эчтәлекле һәм файдалы әңгәмә турында бик яхшы очерк калдырды.

1996 елда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шаймиев Санкт-Петербургка беренче визитын ясады. Ул Нева буендагы шәһәрдә бер генә көн булса да, Александро-Невский-Лаврда булып, Лев Николаевич каберенә чәчәкләр куярга вакыт тапты. Шул чакта ул Лев Николаевич соңгы елларда яшәгән һәм эшләгән йортка (Коломенская, 1/15 йорт) бөек галим истәлегенә мемориал такта кую кирәклеге турында чыгыш ясады. Татарстан республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге бу җаваплы һәм мактаулы эшкә алынды. Татарстан Президентының теләге үтәлде. Архитектор В.Кошаев һәм сынчы А.Зыякаев башкарган бу истәлек такта 1997 елның 1 нче октябрендә, Лев Николаевичның тууына 85 ел тулган көннәрдә, Татарстан Республикасыннан бүләк буларак, бик күп сандагы халык катнашында тантаналы төстә ачылды.

Күптән түгел Санкт-Петербургта шәһәр сынлы сәнгать музееның фәнни хезмәткәрләре әзерләгән, беренче тапкыр нәшер ителүче "Санкт-Петербургтагы мемориаль такталар" белешмәсен тәкъдир итү булды. Белешмәдә Л.Н.Гумилевка куелган истәлек тактасы да үзенең тиешле урынын тапкан. Ул бөек галимнең истәлеген ассызыклап кына үтми, ә шәһәрдә сынлы сәнгать буенча өстәмә бизәк тә булып тора.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге ире үлгәннән соң Мәскәүдә яши башлаган галимнең хатыны Наталья Викторовна белән тыгыз элемтәдә тора. Даими вәкиллек хезмәткәрләре Санкт-Петербургта ел саен үткәрелә торган "Гумилев уку-лары"нда актив катнашалар.

Лев Николаевичның вафатына да 8 ел вакыт үтеп киткән. Ләкин аның истәлеге безнең йөрәкләрдә яши.

Хезмәтләре безнең халыкның гадел тарихын яңартуда ныклы фәнни терәк булып тора. Лев Николаевич үзенең исеменә ишарә ясап, шаяру катыш җитди итеп: "Мине татарчалатып Арслан, Арслан бәй дип атагыз", — дия иде. Безнең өчен ул Арслан: фән арсланы, үзенең фикерләре өчен, төрки халыклар тарихын дөрес һәм гадел яктырту өчен тәвәккәл көрәшче булып калды. Безнең өченЛев Николаевич Гумилев исән, якын, иҗат итүче.

Рәхим ТЕЛӘШОВ.
Санкт-Петербург
.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International