Фатих Хөсни (1908-1996)

Татар драматурглары: биобиблиографик белешмәлек / төз.: Ф.Ганиева, Р. Яруллина, А. Саттарова; кереш сүз авт. Ф. Ганиева.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2007.- 271 б

Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908 елның 3 февралендә Татарстанның хәзерге Саба районы Олы Мәтәскә авылында туа. Авылда башлангыч белем алганнан соң, 1924 елда Казанга килә, Мулланур Вахитов исемендәге күргәзмә-тәҗрибә мәктәбенә укырга керә. Шунда укыганда шигырьләр яза башлый, ул шигырьләре «Безнең юл», «Авыл яшьләре», «Яңалиф», «Атака» журналларыңда басылып чыга. 1927-1930 еллар арасында иҗаты активлаша - ул күп кенә очерклар һәм «Көрәш кызы», «Усаллар» дигән драма әсәрләре дә яза.
1929 елда Ф.Хөсни Казан дәүләт университетының экономика факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач, армиягә алына — 1933-1935 елларда Казандагы Беренче укчы дивизиядә элемтәче, соңрак хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, газета редакцияләрендә эшли, журналист буларак авылларда күп йөри, завод-фабрикалардагы эшчеләр белән таныша, тормышны, кешеләрне өйрәнә.
«Йөзек кашы», «Җәй башы», «Авыл өстендә йолдызлар», «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», «Мәйдан», «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» исемле роман, повестьлары, күпсанлы хикәяләре белән ул татар әдәбиятының классигы булып танылды.
Ф.Хөсни иҗатында драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть жанрлары да күренекле урын алып тора.
Әдипнең «Урманда» (1938) комедиясе, «Әбли авылы» (1949), «Еллар-юллар» (1956), «Бертуган Таһировлар» (1965) драмалары, үз вакытында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелып, уңай бәя алды.
Ф.Хөснигә 1972 елда «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» повесте һәм хикәяләре өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде. Ул шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе, «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнә.
Ф.Хөсни 1936 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International