Татар карчыклары

Хөснетдинов Ф.Х. Очрашулар: хикәяләр / Ф.Х.Хөснетдинов.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1979.- 184 б.

Хикәя
I
Шулай итеп, күз алдыгызга китерегез. Кызу җәй урталары. Кояш кыздыра-кыздыра өскә күтәрелә дә, тәмам баш түбәсенә менеп җиткәч, сикереп төшеп Агыйделгә бер чумып алырга кыҗыраган кебек, күк уртасында бер яры китмичә кадалып тора. Менә шул кадалып торган сәгатьләрендә елга ярындагы комны җегеңә үтәрлек итеп кыздыра да инде. Бу тирә халыклары инде белеп бетергәннәр: комның тәнгә сихәт бирә торган иң шифалы чагы да кояшның нәкъ әнә шул үтә ударникларча кыздырган вакыты. «Шифа» дигәннән, ни өчен шифа эзләп каядыр еракка, җәһәннәм астына — Кырымга, Кавказга, Италиягә чабарга, әйтик, шифаны үзебезнең Агыйдел буендагы кечкенә Венеция тирәсеннән дә эзләп карамаска? Ник ярамый, әйтик, Агыйдел буендагы Венеция? Бер генә урамлы булганы өченме? Аның шул бер урамында да Италия Венециясенең барлык урамнарында йөрмәгән хәтле тавыклар, әтәчләр тибенеп йөри. Ә төнбоек чәчкәсе белән тулган күлләре. Ә тирә-юнен чолгап алган балан, шомырт куаклары. Ә үз кешеләренә тими, килгән кунакларга йокы бирми торган чикерткәле айлы төннәре... Аеруча бармак төртеп әйткәндә, Агыйдел ярының Венеция авылы тирәсендәге комы, эре бөртекле, каракучкыллы комы...
Хәер, белмиләр түгел, җәйнең кочагы җәелгән, кояшның үтә кыздырган чакларында тирә-күрше авыллардан да, Венециянең үзеннән дә, парлап-парлап та, ялгыз-ялгыз да, таякка таянып та, узгынчы машиналарга эләгеп тә зәңгеләле карчыклар агыла башлый бер заман. Гафу, ялгыш әйттем, бу вакытка чаклы алар инде килеп җиткән, ише-кушы белән дигәндәй сөйләшкән, берсе икенчесен, сулыш алырга авызын гына калдырып, кызу комга күмгән, бөтенесе ком астында, чирен тир аша җиргә агызып, җирдән тәнгә сәламәтлек-сихәт акканны дәшми-тынмый гына өметләнеп ята булыр. Калса, арада берәве генә калыр. Анысы да, әлбәттә, ком астына бик чумар иде, күмәрдәй ахирәте калмаган. Шулай да сөякчел аякларын бот тиңентен күмгән, калган саны белән дежурлык вазифасын башкара, күмелгән карчыкларның күлмәк-ыштаннарын саклый...
Шулай үтә бер сәгать, ике сәгать, өч сәгать, әлбәттә, чир-зәхмәт комга агып бетә, шулай булмаса, шулай дип уйларга тырышалар, шуннан соң берәм-берәм комнан башларын калкыта башлыйлар. Йоклап киткәннәрен уяталар — кояш авышкан, ком сүрелә башлаган, моннан да артык ятуның файдасы юк. Әлбәттә, калкып чыккан берсе манма тир, бик кызыктыра кана Агыйдел суы, әмма су ягына карарга да ярамый. Бала-чага түгел — беләләр, шифалы тирне җилгә очырырга да, суга агызырга да ярамый. Комнан калкыттың башыңны, күлмәккә тыктың башыңны, һәм парлап-парлап та, берәм-берәмләп тә, әлбәттә, Венециягә агылалар. Бармы анда берәр кардәш-ыруы, юкмы барып егылырдай «чыбык очы», аны тикшереп тору юк, Венеция халкы киң күңелле, инде йолага әверелгән диярлек, болай сихәт эзләп килгән мөсафир карчыклардан хәзинәдә булганны жәлләмиләр. Хәер, янган-пешкән бу әбиләргә әллә ни «хәзинә» дә кирәк түгел, кайнат бер самоварыңны — эчеп бетерәләр, кайнат өстәп икенче тапкыр — анысын да бетерәләр...
Сихәт эзләп килгән шушы карчыклар төркеме арасыннан ике карчыкны — Сәрвәр һәм Җәүһәр исемле ике карчыкны аеруча алгы планга чыгарып тезмәкче булам мин — кардәшләрем булганлыктан түгел, алайга китсә, алар бөтенесе дә минем кардәшләр. Күңелемә аеруча ошады шул икесе. Нәрсәдән икәнлеген белмим, ахрысы, икесе ике камырдан әвәләнгән булулары өчендер.
Сәрвәренең: бик үк якын тиешлесе булмаса да, бабалары ягыннан бер «чыбык очы» Венециядә яши, Агыйдел ярына үтешли үк аларга кагыла узган, хәтта, кыстый калсалар, берәр көн кунак булырга да нияте барлыкны сиздереп, кулындагы бәләкәй төенчеген дә аларда калдыра килгән. Әлбәттә, хуҗалар да төшеп калганнардан түгел, моны дөрес аңлаганнар, күңелләре киң, күңелләреннән дә бигрәк — гомер-гомергә күпләп-күпләп каз-үрдәк асраган таза хуҗалык, түшәк-ястыклары сырхау сөяк-санакларны тирбәтеп йоклата торган. Ләкин кунак дигәнебез хуҗалар уйлаганның нәкъ киресе булып чыкты. Комнан янып-көеп кайткач, чәйне бусы да, әлбәттә, эчте — бер самоварны сыктылар, икенчесен ектылар һәм кинәт... һич тә көтмәгәндә, чокырын әйләндереп каплады һәм кыстауга һич бирелмичә, рәхмәтен-шөкранасын әйтеп, табыннан ук купты. Барып, әлеге кечкенә төенчеген чиште, вак-төяк күчтәнәчләре бар икән, урамнан йөгереп кергән бала-чагага аларны өләште, инде нәрсә калды? Бернәрсә дә калмады. Сөйләшәсе, сорашасы сүз бетте, торып, вак-төяк эшкә тотыныр иде — үз өе түгел, әллә ошый, әллә ошамый... Ә гомер буе эшләп, кырда булмаса, өендә гел кыштырдап, бала-чага, тавык-чебеш карап, кырдан кайтучыларның ашарларына әзерләп, өйдә тигезлек-татулык урнаштырып өйрәнгән карчыкка тик утыру әйтеп бетергесез читен, моны, әлбәттә, мондагылар да сизми түгел иде булса кирәк.
— Аргансың-алҗыгансың бер шай, Тудык әби,— дип, бик тә кунакчыллык күрсәтеп сүз кушты хуҗа хатын,— булмаса, әнә чоланга кереп ятып тор. Түшәк-ястык тау чаклы, аударасы да чумасы. Чебен-мазар юк, үзе салкынча.
— Алайса, шулай итеп карыйм әле мин, апаем,— диде Сәрвәр карчык, бу очракта һич кыстатусыз. Аны бигрәк тә «салкынча» дигәне кызыктыра, кызу ком астында ике-өч сәгать ятып, җелеге кипкәндәй янган иде.
Ләкин тынгысыз җан салкынча чоланда да озак юана алмады. Үттеме икән ярты сәгать вакыт, коелып чыгып киткән Сәрвәребез җыенып кире әйләнеп керде. Аны хәзер дә бик үк алгысыган дип әйтерлек түгел, ләкин йөзендә һәм кыяфәтендә һич икеләнүсез бер карарга килгәнлек сизелеп тора иде.
— Йа алла, күз дә иярмәде ятып торуына,— дип өзгәләнде хуҗа хатын чын ихластан.— Йөрми торыгыз, Сәрвәр түтәегез ял итә, дип ни әйттем бала-чагага. Колакка эләләрме соң. Йокларга бирмәгәннәрдер.
— Бала-чагага тел тидерә күрмә, килен, дөньяның бөтен яме бала-чага белән,— дип, үз сүзен сүз итте карчык.— Әле бу черемнән күзем ачылу да тикмәдән түгел: шул балакайлар искә төште. Кечесе, Миңнеәхмәте, минем култык астына борынын төртеп ятмаса, гелән дә йоклый алмый; мин кайтмый калсам, ул кыбырсык нишләр? Әбине табып китерегез, дип каравыл кычкырыр. Олысының көтү каршына барасы бар, танабыз гадәтсезләнде: каршы барып алмасаң, уҗымга чыга. Кычкырып тормасаң ул малайларга, тиле кеше әйтмешли...
Карчыкның кичкырынлатып юлга җыенуын күреп, бераз аптырабрак калган хуҗа килен, ни дип әйтергә дә белмәгәч, үпкә һәм шелтәсен бергә кушып, кычкырып җибәргәнен үзе дә сизмәде:
— Бүген килеп, бүген китеп... күрше-күләннән оят. Куып җибәргәннәр, диюләре бар.
Әмма Сәрвәр карчык сабыр, тавыш күтәрергә һич ашыкмый, шул ук вакытта әйткәннән кире чигенергә җыенуы да сизелми иде.
— Өйгә кайтканның ояты юк, үз өемә кайтам лабаса,— дип сөйләнде ул авыз эченнән генә. Төене-мазары юк, ул инде баскыч төбенә үк чыккан, ишек тирәләреннән нидер эзләнгәндәй итә иде.— Таягым бар ие бер сердәш, кая куйдым икән соң шуны?
— Бала-чага апкитмәгәндер ич? — дип, аптыраудан да бигрәк, өзгәләнеп әйтеп куйды хуҗа хатын һәм таякның юкка чыгуы үз нәүбәтендә аңарга, кунакны
куна калырга кыстау өчен, яңа көч-куәт бирде.— Таягы да табылыр, китәм дисәң, иртәгә Әгъләметдин, бер ара табып, ат җигеп илтеп тә куяр. Бригадир хәзер Әгъләметдин, ат җигеп йөри, үз аты кебек.
— Шөкер диген, алайса, үстергәннәр икән,— дип хупларга ашыкты Сәрвәр, бу яңа хәбәрне ишетеп.— Күреп булмады инде бу килүемдә, гаеп итмәсен. Икенче бер килермен әле, ходай саулыктан аермаса.
Кыстатуга һич ошамый, әбиебез китү-китмәү мәсьәләсен дә ике төрле уйларга урын калдырмаслык итеп, капкага ук атлый башлады.
— Бер дә килешмәде инде бу кыланышың, Тудык әби. Җитмәсә, кичкырынлатып. Әгъләметдин мине әрләячәк, белеп торам.
— Әле шуны онытып җибәргәнмен, черек ми. Күршебез Сәхибә карчык төнгә каршы биленә банка салдырырга әйткән ие.— Бу соңгы дәлиле иде карчыкның, һәм моңа кем тарафыннан булса да каршы килү, әлбәттә, мөмкин түгел иде.— Күрше күршенең сүзен тыңламаса, бу фани дөньяның асты өскә килмәк кирәк.
Аягым ат, кулым камчы, дип, хәтта сердәш таягын да таптырмыйча, җәяүләп чыгып киткән иде Сәрвәр карчык, ләкин авылына җәяүләп кайтып керү насыйп булмады. Ярты юлда Әгъләметдин җиңел тимер хутка җигелгән тук ат белән аны куып җитте. Күтәреп алып диярлек утыртты һәм юл буе түтәен шелтәләп, теш корты булып кайтты. Янәсе, шулай ут ала килгән кебек кенә йөрмәсә ни булган? Янәсе, җитмешкә җиткән шушы карчыктан башка кылтаерлар иде өйдәгеләре. Янәсе, Тудык әбиләре болар ягын упшым да туган итми һәм башка, һәм башка шундый бозлы яңгырлар.
II
Инде Җәүһәренә килсәк, анысы икенче бакчада үскән торма булып чыкты. Беренчедән, ул сихәт эзләп тә, кунак булу нияте белән дә килмәгән. Керә-керешли үк әллә үзен, әллә күзгә күренмәгән икенче берәүне тирги-тирги керде:
— Кычытмаган җиремне кашып йөрим шунда, нифтәникләргә, юк дигәндә укытучы кызларга, күп шауламыйча, дистәсен бер сумнан сылыйсы күкәеңне Дүртөйле базарына хәтле күтәреп килеп, көч-хәл белән сиксән тиеннән озаткач соң... Итәгеңне күтәреп
артыңны чәбәкләр кешең булмагач, яман сәгатьтә туган бәндә.
Һәм шул бер ачкан авыздан ук, бу юлы инде яхшы ук юма телләнеп, пулеметтан сиптергәндәй сиптерергә тотынды:
— Бер самовар чәең жәл түгелдер, Хөппи апаем. Җандым-пештем, үземнең туган авылым аша үтеп, бер самовар чәй дә эчмичә, теге ни. Ике аягымның берсен дә атлыйсым юк, хет гаеп ит, хет гаеп итмә.
Авыл аша бары тик узышы гына, имеш. Кара, ничек әрсез сөйләшә. Чәй эчә-эчә моның әрсезлеге тагын да көчәя төште. Күкәен үзе теләгән хакка сатмаганлыгы өчен зәһәре дә чыгып бетмәгән иде булса кирәк.
-— Аякларым сызлый соңгы вакытта, брачлар «раматиз» диләр.— Ул хуҗа хатын Хөппигә текәлеп кенә бер карап куйды. Теге әлегә аны-моны аңышмый иде булса кирәк, нәрсә дип сүзгә кушылырга да өлгерми калды, Җәүһәргә нәкъ шул гына кирәк, бу юлы инде жәлләтергә тырышкан елак тавыш белән ялгап алып китте: — Әллә, кем, Хөппи апаем, килгән-килгән, сезнең буйдагы шифалы комга тыгып, аякларымны кыздырып китимме? Кояш синеке дә, минеке дә түгел, аның кыздыруы өчен берәү дә акча түләми... Килгән-килгән дип әйтүем инде, бүтәннәр әнә колхоз эшеннән качып та киләләр.
Шуннан соң бичара хуҗа хатын нәрсә дисен инде? Чәемне эчтең, кыстатмавың өчен рәхмәт, инде, кем, юл кешесенең юлда булганы яхшы, дип әйтеп булмый ич кешегә. Бигрәк тә кайчандыр шушы Венециядән килен булып киткән кешегә.
Комда ике-өч сәгать янып-көеп кайткан кунакны тагын бер чәй эчермичә озату шулай ук мөрәвәтсезлек булыр иде. Бер самовар белән генә сусыны басылмагач, яңартырга туры килде. Сүз арасында Җәүһәр карчык, әлбәттә, саклык белән генә, ләкин тел төбенең кая барганын сиздереп, кыстыра узды.
— Кешедән ишетәсең җыен гыйбрәт сүзен. Ул комда аякны бер көн кыздыру гына берни дә бирми,, рәттән өч көн кыздырырга кирәк икән. Анысы әле минем, ходайга шөкер, артымда камчы шартлатып куып торган кешем юк!
Ул арада кич җитеп, көтү кайтыр чак та якынлашты. Болай кичкырын җибәреп булмый ич инде кешене. Шулай итеп, базар кайтышлый хәл белгән атлы булып кына сугылган Җәүһәр рәттән өч көн, аякларын кыздырырга дип, Агыйдел комына чапты. Шул өч көннән соң боларга тау чаклы рәхмәтләр яудырып, аякларының «сызлавы тыйлыгып» торганга бик-бик шөкранәләр кылып, җыенып чыгып китте. Капка төбенә чыккач, хәтта бу хәтлесен дә әйтте:
— Өйдә мине, ваемсыз кортканы, чистый югалтканнардыр инде, эзли чыкмаган булсалар гына ярый...
Кыскасы, аяклары да шулай сихәтләнеп калгач, үзенең ваемсыз икәнлеген дә исенә төшерә башлагач, аны, мөгаен, авылына кайтып киткәндер, дип уйларга сәламәт акыллы һәр кешенең хакы бар иде кебек, югыйсә. Ләкин тукта, сәламәт акылың белән син бер читтә көтеп тор, «килгән-килгән» Җәүһәр карчык кунак булып йөрү рәхәтеннән тиз генә аерылырга ашыкмаган икән ләбаса.

Өч көннән соң әүвәл кунак итеп чыгарган Хөппи авылның икенче очында аны янә чратты һәм, ни дип авыз ачарга да белмичә, аптырап калды. Аның каравы, Җәүһәр карчык бер дә аптырап калмады. Хәер, аңарга аптырап калырга урын да юк. Кыз чагындагы ахирәт дусы очрап, анысы «чат ябышкан» — анда кунган бер кич. Ул ахирәт дусының, җитмәсә,ре качып киткән һәм шуны кемнән ничек юратырга белмәүче һәм, гомумән, сүзен җөпләтердәй кеше таба алмаучы җыбыткы күршесе бар икән, сүз эзләп кесәгә керми
торган оста Җәүһәр карчыкны иш итеп кунакка ул алып чыккан.
Буш тормаганнар, хәер. Аш ашыйлар да чәй эчәләр, чәй эчкәндә теге хатын тәүфыйксыз иреннән зарлана, кунагы исә, җиренә җиткереп, килештереп тегенең сүзен җөпли, икенче кабат иргә чыга калса, ирне ничек кулда тотарга кирәклекнең серләрен өйрәтә икән. Телгә оста Җәүһәр ышандыра торган итеп, дәлилләп өйрәтә. Ышана ирен качырган хатын, бөтен сый-хөрмәтен куя кунагы алдына, сөйләсен генә, юатсын гына. Шул ук вакытта белә дә: коры юаныч кына бу. Ир-ат затыннан чынлап торып берәү
дә ишек шакучы юк, чөнки эш сөймәс лыгырдык хатын икәнен .беләләр.
Тагы өчме-дүртме көннән соң күрше Таллы-тугай авылыннан Җәүһәр карчыкның малае, «Беларусь» тракторына утырып килеп, әнисен авыл буенча эзләп йөрде. Тракторга утырып эзләмәде, ул хәтлесе үк бу биләмче карчык өчен артык зур дәрәҗә булыр иде. Җәяү эзләде. Элек кемдә булган, аннары кемгә күчкән, алардан кемнәр чакырып алганнар? Эзли-сораша торгач, очына чыкты, хәер. Җәүһәр карчык бу Венеция авылында йөрисе җирләрен йөреп, күрәсе кешеләрен күреп, кунак булып чыккач, олы юлда йөреп торучы узгынчы машиналарның буш кузовына эләгеп, урман артындагы авылларның берсенә киткән, имеш. Авылын атап әйтүче булмады, урман артында дигәннәре төп-төгәл.
Малае, артык сүз куертып торырга теләмичә, кулын гына селтәде дә яңадан «Беларусь»ына менеп кунаклады.
— Башы исән булсын, бер әйләнеп кайтыр әле,— диде ул озата чыккан Хөппи апасына,— өйдәге вак-төяк эштән, балалар караудан качып йөрүе аның. Әйтерсең, без аннан башка муеныбызга элмәк салырга җыенабыз.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International