Язулы такта

...Мин төрмәдә, ябылуда идем.
Каты салкын тидереп, үпкәм шешкәч мине дәвалар өчен -Пләтән төрмәсе больницасына күчерделәр. Температурам бик югары булганлыктан, берничә көн бик каты яттым, тирә-ягымдагы бер нәрсәне дә күрмәдем, бер нәрсә дә аңламадым. Тик бераз хәл ала башлагач кына камерадагы авырулар белән таныштым. Алар арасында мине күргән, белгән кешеләр дә бар икән. Алар мине больница хәлләре белән таныштырдылар. Күрше камераларда таныш-белешләрдән яисә исемнәре республика күләмендә билгеле булган кешеләрдән кемнәрнең ятуын сөйләделәр.
- Галимҗан Ибраһимов та монда, - диде иптәшләремнең берсе.
Колакларыма ышанасым килмәде, кайтарып сорадым:
- Кем дисең?
- Язучы Галимҗан Ибраһимов.
- Булмас! - дидем мин, аның сүзләренә ышанырга теләмичә,-ялгыша торгансыңдыр. Бәлки икенче кешедер. Бәлки исем-фамилиясе генә туры килә торгандыр. Беткәнмени дөньяда бер үк исемле, бер үк фамилияле кешеләр!
Иптәшем ялгышмый булса кирәк, аның төсен-битен, кыяфәтен бик дөрес тәфсыйллады.
- Кайсы камерада ул? - дидем мин.
- Беренчедә. Бездән берничә камера аркылы гына. Бәдрәфкә барганда мин аны һәркөнне күреп узам.
Аның бу сүзе мина бик сәер тоелды:
- Ничек күрәсең? Камера ишеге бикледер бит? - дидем мин аның сүзенә ышанмаска теләп, һәм бу ышанмауда "ялгыша торгандыр бәлки" - дигән ниндидер бер өмет бар иде.
- Бикле түгел шул менә, - диде иптәшем, - һәрвакыт ачык. Хәер, бикләүнең кирәге дә юк. Чөнки ул каты авыру. Караватыңда гына ята.
- Камерада үзе генәме әллә?
- Үзе генә.
Шушы сөйләшүдән соң Галимҗан аганы күрәсем, хәлен белешәсем бик килде. Аның белән очрашу турында күңелемнән төрле планнар кордым һәм ул планнар берничә көн башымнан чыкмады.
Әдип белән таныш идем мин. 1936 елда берничә укытучы белән бергә аның янында булган идем. Ул безне бик җылы каршы алып, озак сөйләшеп утырган һәм күңелләребездә бик яхшы тәэсир калдырган иде. Безгә, барыннан да бигрәк, аның шундый зур язучы, күренекле галим булуына карамастан, үзен бик гади тотуы, кунакчыллыгы ошаган иде.
Бу - узган ел иде... Ә быел, 1937 елда, монда - төрмә больницасында...
Ниһаять, миңа аның белән очрашырга мөмкин булды. Миңа иптәшләрем ярдәм иттеләр.
Торып, йөри башлагач, мине дә, камерадагы иптәшләрем белән бергә һәр көнне бәдрәфкә алып бара башладылар. Юлыбыз беренче камера яныннан уза иде. Чыннан да, ишеге ачык икән. Узганда Галимҗан аганың караваты һәм үзе күренеп кала. Теләсәң, сакчым күрмәгәндә-фәләндә, батырчылык итеп, аның янына кереп калырга һәм узган-барганнар күрмәсен өчен ишекне бераз яба төшәргә мөмкин. Көннәрнең берендә мин шулай иттем дә.
Ул караватында чалкан ята иде. Бик ябыккан, саргайган. Янына бардым, исәнләштем. Төбәп карап торды. Танымады. Моннан бер ел элек Ялтада, аның янында булганымны әйттем. Алай да хәтерләмәде. Шулай да минем кем икәнемне, кайларда эшләгәнемне сорашты.
Мин аңа Садри Җәләлның да монда, дүртенче палатада ятканын әйттем. Аның монда икәнен белә икән. Аңа сәлам әйтергә кушты. Янына керүемнән максатым, бердән хәлен белешү, аңа бер-ике җылы сүз әйтү, ихтирамымны белдерү булса, икенчедән, күңелемдәге кайбер сорауларга аңардан җавап аласым да килә иде. Минемчә, ул, карт коммунист, зур галим, күп нәрсәләрне алдан күреп белүче, фикер яисә күңелемне борчыган, төннәр буе йокларга ирек бирмәгән сорауларыма ачык җавап бирер шикелле иде. Ләкин беренче керүемдә аның белән бу турыда сөйләшеп булмады. Вакыт сыйдырмады. Камерага кире кайтучы иптәшләргә кушылып китәргә кирәк булды. Хәер, икенче кергән чакларда да мин сорауларыма җавап ала алмадым. Ул миңа бары киңәш кенә бирде:
- Кайда гына булсаң да, Ленин партиясенең члены булганыңны хәтереңнән чыгарма! - диде.
Шулай итеп, мин аның янында берничә мәртәбә булдым, берничә мәртәбә кыска-кыска гына сөйләшкәләп, караваты янында тын гына басып тордым, урын-җирен рәтләдем, кирәк икән, су алып биргәләдем. Күңелем белән моңа да канәгать идем мин.
Янына керә алмаган көннәрдә аның хәле турында коридорда дежур итүче санитаркадан сорашкалый идем. Авыруларга көченнән, мөмкинлегеннән килгәнчә ярдәм итүче, йомшак сүзле, ягымлы мөнәсәбәтле, 25-26 яшьләрдәге татар кызы иде ул. Кызганычка каршы, хәзер аның исемен дә, фамилиясен дә хәтерләмим.
Бер көнне, гыйнварьнең икенче яртысында, иптәшләрем белән коридор буйлап узганда, мин тагын аның камерасына яшеренеп кереп калдым. Ләкин бу юлы Г. Ибраһимов урынында юк иде. Идәнне яңа гына юып чыгарганнар, караватны урыныннан кузгатканнар. Тумбочка ящигын чыгарып, ни өчендер аны тумбочка өстенә каплап куйганнар. Аңа кемдер зур-зур гарәп хәрефләре белән нәрсәдер язган. Язучы кешенең куллары калтыраган булса кирәк, диагональ юллар шактый тигезсез. Мин, кызыксынып, язуга күзләремне төшердем. "Утыз еллар әдәбият юлында эшләгән эшләремнең соңгы көннәре болай бетәр дип уйламаган идем. Нишлисең! Тарих үзе тикшерер, дөрес бәһа бирер" - Галимҗан Ибраһимов", - дип язылган иде анда.
Нәкъ шул сүзләр идеме, әллә бераз башкачарак идеме анысын хәзер ачык хәтерли алмыйм. Әмма шунысын беләм: язуның эчтәлеге шул мәгънәдә иде.
Камерадан бик борчылып, шомлы уйлар белән чыктым: "Галимҗан ага нигә урынында юк?"
Шул ук көнне җаен китереп, әлеге санитаркадан, сакланып кына сорадым:
- Беренче палатадагы авыру кайда?
- Ул бүген иртә белән үлгән, - диде кыз, - без кергәндә идәндә ята иде.
- Үлгән??..
Биш хәрефтән генә торган бу сүзнең татар әдәбияты, татар мәдәнияты өчен, гомумән, бөтен совет мәдәнияты өчен нинди зур югалту, нинди зур трагедия икәнен ул минутларда аңларлык, анлап бетерерлек хәлем юк иде. Аны башыма сыйдыра алмый идем.
Көн һәм төн авыр узды. Камерадагы иптәшләрем-бөек әдипнең иҗатын белүчеләр дә, белмәүчеләр дә-моны халык кайгысы, мәдәниятыбызның зур югалтуы дип кабул иттеләр. Ул көнне бу хәбәр, стенага шакылдату юлы белән бөтен төрмәгә таралды.
Иртәгесен санитарканы яңадан күрдем:
- Ул кешенең кем икәнен белә идегезме? - дидем.
- Белә идем, - диде кыз. - Әсәрләрен дә укыган идем.
Аның күзләре дә миңа кайгылы тоелды.
- Алайса, сеңелем, син ул фанера тактаны сакларга тырыш. Төрмәдән алып чык. Аның кайчан да булса бер кирәге булыр.
Кыз җавап бирмәде. Ул аны төрмәдән алып чыктымы, юкмы? Тарих өчен сакланганмы, ул авыр көннәрдә моның әһәмиятен белгәнме? Бу турыда бернәрсә дә әйтә алмыйм. Кем белә, бәлки бу китап басылып чыккач, кайчандыр төрмә больницасында хезмәт иткән, үзенең йомшак мөгамәләсе, кулыннан килгәнчә эшләгән ярдәмнәре белән безнең авыр хәлебезне аз гына булса да җиңеләйтергә булышкан әлеге санитарка минем бу юлларымны укыр да, Татарстан Язучылар союзы идарәсенә килер һәм вакыйганың ничек тәмамланганын сөйләп бирер. Әгәр ул моны эшләсә, гаҗәп яхшы булыр иде.

Хайбик СИБГАТУЛЛИН.
Язып алучы һәм әдәби эшкәртүче- Афзал Шамов. 1962 ел.
 
Казан утлары.- 2007.- N3.- Б.103-105.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International