Энергияне саклау – яңа технологияләр, яңа мөмкинлекләр

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Сентябрь ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли Китапханәсенең Күргәзмәләр залында «Энергияне саклау – яңа технологияләр, яңа мөмкинлекләр» дип аталган күргәзмә эшли. Ул 11 нче ноябрдә билгеләнеп үтүче Халыкара энергия саклау көненә багышланган.

Соңгы елларда Россиядә энергия ресурсларын куллануны киметү буенча актив сәясәт алып барыла. 2010 нчы елда  «Энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру турында» закон кабул ителгән иде. Сакчыллык – заман таләбе.

 Экспозициягә куелган материаллар илебезнең Энергетика стратегиясен тормышка ашыру юлларын күрсәтә. Хәзерге предприятиеләр заманча чаралар кулланып, мәгълүмәти технологияләр һәм элемтә чараларыннан файдаланып халыкка хезмәт итә. Күргәзмәгә куелган китаплар энергия саклауны ышанычлы һәм уңайлы итү турында сөйли.

Экспозициянең максаты – китап укучыларның игътибарын энергияне саклау проблемаларына юнәлтү. Хокукый сорауларны ачыклаучы материаллар да күргәзмәне баета. Биредә Татарстанның энергия саклау проблемаларын заманча камилләштерүне чагылдырылган китаплар да шактый.

 Килегез, карагыз! Бу күргәзмә оешмаларда энергияне саклау буенча җаваплы хезмәткәрләргә файдалы булыр, башка укучыларны да уйланырга мәҗбүр итәр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International