Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Болгар Ислам академиясе ачылу тантанасында катнашуы

2017 елның 8 сентябре, җомга

2017 нче елның 4 нче сентябрендә Болгарда тантаналы рәвештә Болгар Ислам академиясе ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә катнашты.

Академия ачылышы Татарстанның гына түгел, ә бөтен Россия Федерациясенең иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга буларак кабул ителде. Тантанада республикабыз җитәкчеләре, федераль дәрәҗәдәге хакимият хезмәткәрләре, төрле дини конфессияләр вәкилләре һәм башка кунаклар катнашты. Коръән укудан, котлау чыгышларыннан, төзүчеләрнең символик ачкычны белем бирү оешмасы җитәкчелегенә тапшыруыннан соң катнашучылар, академия бинасының эченә кереп, җентекләп танышып йөрделәр.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан академиянең күргәзмәләр залында оештырылган «Россиядә Ислам тарихы. Татар дини тәгълиматының керткән өлеше» дигән күргәзмә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Милли китапханә әлеге экспозициядә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондларыннан ХVII–ХVIII нче гасырларга караган кулъязма Коръәннәр, ХVIII–XIX нчы йөзләрдә татар һәм фарсы телләрендә кулдан язылган, матбагаларда басылып чыккан Коръән тәфсирләре, мәшһүр галимнәребездән һәм дин белгечләребездән Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди, Мөхәммәдсадыйк Иманколый, Муса Бигиев, Шакирҗан Хәмиди, Зыя Камали авторлыгында XIX нчы гасыр ахырында – ХХ нче гасыр башында дөнья күргән китаплар, шулай ук ХХ нче гасыр башында нәшер ителгән «Шура», «Дин вә мәгыйшәт», «Әд-дин вәл-әдәб», «Ислам мәҗәлләсе» һ.б. журналлар, фоторәсемнәр, башка төрле документлар тәкъдим итте.

Экспозицияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Милләтләр эше буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төрле дини конфессияләр вәкилләре, башка рәсми затлар карады.

Төшке аштан соң Болгар ислам академиясендә үткәрелгән Халыкара фәнни-дини конференция эше вакытында күргәзмә белән тагын илле-алтмыш кеше танышып чыкты. Алар арасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ульян өлкәсендә яшәүче татарларның милли-мәдәни автономия җитәкчеләре һәм башка кунаклар булды. Күргәзмәне караган кешеләрнең һәммәсе дә аны уңай бәяләде, күңелләре бик матур тәэсирләргә баюын белдерде. Ә дини уку йортының җитәкчесе Камил Исхаков күргәзмәне оештыручылар белән киләчәктә дәвамлы хезмәттәшлек итү теләген җиткерде.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International