Әхәт Гаффарның яңа китапларын тәкъдим итү

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

2017 нче елның 19 нчы сентябрендә Казанның элекке Матбугат йортындагы (хәзер «Ногай» кунакханә комплексы) «Тукай» конференцияләр залында күренекле язучы, драматург, публицист Әхәт Гаффарның 2016 нчы елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан 4 томлык сайланма әсәрләрен тәкъдим итү һәм язучы белән очрашу кичәсе булды.

Тәкъдим ителгән җыентыкларга язучының романнары, повестьлары, хикәяләре, пьесалары, балалар өчен язылган әкиятләре, шигырьләре, әдәби-тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләре кертелгән.

Кичәгә танылган язучылар, тәнкыйтьчеләр һәм әдипнең иҗатын яратып укучылар килгән иде. Равил Фәйзуллин, Тәлгат Галиуллин, Шәмсия Җиһангирова, Хәнәфи Бәдигый язучының тормышы һәм аның иҗаты турында сөйләп, кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр. Тамашачылар биргән сорауларга Әхәт Гаффар үзенә генә хас матур теле белән җавап биреп барды.

Очрашу бик эчтәлекле һәм дустанә узды.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе хезмәткәрләре дә әлеге кичәдә катнашты. Алар язучы белән очрашудан һәм андагы чыгышлардан җылы, матур тәэсирләр алып кайттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International