«Милли китап» нәшриятының яңа басмалары

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең редакция-нәшрият бүлеге һәм «Милли китап» нәшрияты 2017 нче елның эш планнарында каралган китаплар һәм җыентыклар бастырып чыгаруны дәвам итә. Июнь-сентябрь айларында түбәндәге басмалар дөнья күрде:

Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең 2016 елдагы эшчәнлеге турында еллык доклад / «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» ТР ДБМУ, фәнни-методик бүлек; [төз.: С.Р.Дәүләтшина, О.И.Зуева, К.Б.Фәтхиева, Н.Г.Чепик; таблицалар Р.Р.Гаязова; ред. А.Р.Габделхакова, И.Г.Һадиев; чыгарылыш өчен җав.  С.Р.Җиһаншина]. – Казан: Милли китап, 2017. – 111 б.: табл. – Рус телендә.
Еллык докладта республика һәм муниципаль китапханәләрнең 2016 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган һәм 2017 елга бурычлар билгеләнгән. Шулай ук әлеге китапханәләрнең торыш-халәтен саннар ярдәмендә һәрьяклап тасвирлаучы таблицалар да урнаштырылган.

Татарстан муниципаль китапханәләре хезмәтләреннән файдаланучыларның китап укуы. Социологик тикшеренү нәтиҗәләре / Татарстан Республикасы Милли китапханәсе; төз.: Э.Г.Хөсәенова; җав. мөх-ре. И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2017. – 68 б. – Рус телендә.
Бу басма Алексеевск, Мөслим муниципаль районнары һәм Лениногорск шәһәре китапханәләре хезмәтләреннән файдаланучыларның китап укуларын өйрәнү нигезендә төзелгән. Социологик тикшеренүләрдә катнашучыларның уку максатларын һәм ихтыяҗларын, уку урыннарын, ир-ат һәм хатын-кызларның укудагы өстенлекләрен, бүгенге яшәешнең укуга тәэсирен чагылдырган мәгълүматлар, респондентларның китапханә фондлары, муниципаль районнардагы китапханәләрнең уку дәрәҗәсен саклавы, үстерүе һәм китапның бүгенге җәмгыятьтә тоткан урыны турындагы фикерләре һ.б. тупланып бирелгән.

Геройларыбыз белән горурланабыз: күргәзмә каталогы, 2016 елның 1–30 декабре / «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» ТР ДБМУ; төз.: Л.Г.Сәфәрова; җав. мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2017. – 36 б. – Рус телендә.
Каталогта 9 декабрь – Ватан каһарманары көненә багышланган күргәзмәгә куелган китапларның, төрле документларның библиографик тасвирламалары туплап бирелгән. Белешмә ике ярдәмчел күрсәткеч – исемнәр һәм серияле басмаларның күрсәткече белән тулыландырылган. Шулай ук китап тышлыкларын һәм күргәзмәнең аерым бүлекләрен сурәтләгән фотолар да урын алган.

Дастане җайә (Мәликә китабы) / төз. Р.Мәрданов. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2017. – 148 б. – («Татар археографиясе» сериясе; 19 нчы китап). – Татар телендә.
Бу китапта мавыктыргыч сюжетка иҗат ителгән борынгы дастанның ХVII гасырдагы күчермәсе әтрафлы кереш мәкалә, текст транслитерациясе, хәзерге татар әдәби телендәге варианты, кулъязмасының факсимилесы һәм тасвирламасы белән нәшер ителде. Әлеге әсәр, үзгәртелеп һәм кыскартылып, «Мәликә китабы» исеме белән танылган.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International