Тарихчы Фәридә Гаффарова коллекциясен тәкъдим итү

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

2017 нче елның 29 нчы сентябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында тарихчы галимә Фәридә Гаффарова коллекциясен тәкъдим итү чарасы булып узды. Әлеге тупланма аның гаиләсе – танылган язучы Әхәт Гаффар, кызлары Ләйлә һәм Сөмбел Гаффаровалар тарафыннан китапханәгә тапшырылды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Милли китапханәнең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Вәлиев, Фәридә Гаффарованың остазларыннан берсе, Казан дәүләт университетының гарәп теле укытучысы Лена ханым Таҗиева, элекке сабакташлары һәм хезмәттәшләре, хәзер танылган галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре Фәрит Солтанов, Әнисә Алиева, Рәмил Исламов, Зөфәр Рәмиев, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, галимәнең кызлары Ләйлә һәм Сөмбел Гаффаровалар, китапханә хезмәткәрләре катнашты.

Фәридә Гаффарова коллекциясендә барлыгы 243 саклау берәмлеге – кулъязма һәм искебасма китаплар, әүвәлге газета-журналлар теркәлгән. Әлеге материалларның күпчелек өлешен күренекле татар галиме Әхмәдһади Максуди белән бәйле истәлек-ядкәрләр, аның хезмәтләре (үз кулы белән 1907 елда язылган «Нәсыйхәте гомумия» китабы һ.б. ) тәшкил итә.

Әхмәтһади Максуди – 1906 елда Казанда беренче рәсми татар китапханәсе «Көтепханәи Исламия»гә нигез салган шәхес. Хәзерге көндә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, кулъязмалар һәм сирәк китап бүлекләре бу «Көтепханәи Исламия»нең дәвамчылары булып санала. Шул сәбәпле, әлеге ядкәрләр Милли китапханә өчен икеләтә кадерле.

Болардан тыш, тупланмада ХХ гасыр башында чыккан «Ак юл», «Ялт-йолт», «Мәктәп», «Шәрык кызы», «Дин вә мәгыйшәт», «Хокук вә хәят», «Аң» журналларының аерым саннары, «Йолдыз» газетасы нөсхәләре, Төркиядә 1980 елларга кадәр милләттәшләребез тарафыннан нәшер ителгән «Каzаn» журналы да урын алган.

 Чара барышында Фәридә Гаффарованың сабакташлары, якыннары аның белән бәйле булган хатирәләрне яңарттылар. Ләйлә белән Сөмбел Гаффароваларга Милли китапханә исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Милли китапханәнең Зур уку залында Фәридә Гаффарова коллекциясенә нигезләнгән күргәзмә дә оештырылган иде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International