Табигатьне саклау – тормышны саклау ул!

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

2017 нче елның 11 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Россиядә Экология елына багышланган «Экологик белем сәгатьләре» циклын Казан шәһәре Киров районында урнашкан 15 нче гимназиянең 8 нчы сыйныф укучылары белән башлап җибәрде.

Җәйге каникуллар тәмамланып, яна уку елы башлангач, мәктәпләрдә әле бу – беренче очрашу. Яшь буында экологик культура, үзләренең һәм башка кешеләрнең сәламәтлегенә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан узган әлеге очрашуда укучылар хәзерге вакытта табигатьне саклау алдында торган проблемалар турында фикер алыштылар. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен нәрсә эшләргә кирәк, дигән сорауга җавап эзләделәр, китапханә фондларында сакланучы яңа газета-журналлар белән таныштылар.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International