Милли китапханәсе ядкәрләреннән торган фотокүргәзмә ачылды

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

2017 нче елның 6 нчы октябрендә  Россия  дәүләт сәнгать китапханәсенең (Мәскәү шәһәре) Зәңгәр залында  «Мизгел һәм мәңгелек: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы ХIХ нчы гасыр ахыры – ХХ нче гасыр башы фотосурәтләрендә татарлар» исемле күргәзмә ачылды.

Күргәзмә ачылышы тантанасында Россия дәүләт сәнгать китапханәсе директоры Ада Колганова, Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев, китапханә хезмәткәрләре һәм Мәскәүдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

А.А.Колганова билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үз эшчәнлеген тарих һәм милли мәдәният белән ныклы бәйләнештә алып бара. «Милли китапханәдә яхшы белгечләр эшли, аларның тырышлыгы нигезендә без бу уртак проектны тормышка ашыра алдык. Киләчәктә яңа  проект буларак  китап күргәзмәсе оештырырга мөмкин,  Татарстаннан килгән  китап экспозициясен  без үзебезнең фондагы материаллар белән дә тулыландырыр идек», – дигән тәкъдим ясады ул.

Азат Әхтәриев үзенчәлекле чорның тарихын  чагылдырган  фотосурәтләр белән танышу мөмкинлеге булдырган өчен ике китапханәнең дә җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерде.

Мәскәүдә яшәүче кырым татарлары вәкиле һәм коллекционер Низами Ибраһимов Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә кыйммәтле документлар – 1946 нчы елда Кави Нәҗми тарафыннан язылган хатлар тапшырды.

«Мизгел һәм мәңгелек: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы ХIХ нчы гасыр ахыры – ХХ нче гасыр башы фотосурәтләрендә татарлар» экспозициясе – татар халкының тарихын, мәдәниятен чагылдыруы һәм танылган шәхесләрнең фотосурәтләрен үз эченә алуы  белән аеруча әһәмиятле.

Күргәзмә ачылу тантанасы бик матур үтте.  Килгән кунаклар татар халкының тарихын, киенү культурасын чагылдырган фотосурәтләрне бик кызыксынып күзәттеләр. Соңрак әлеге күргәзмә турындагы уңай фикерләр, мактау сүзләре караучылар тарафыннан бәяләмә дәфтәренә теркәлде. 

Күргәзмә 6 нчы октябрьдән алып 20 нче октябрьгә кадәр, көндезге сәгать 12.00дән кичке сәгать 06.00га кадәр, пәнҗешәмбе көнне кичке сәгать 08.00гә кадәр түбәндәге адрес буенча эшли:

Мәскәү шәһәре, Большая Дмитровка урамы, 8 нче йорт.

Керү ирекле. Якшәмбе – ял көне.

www.liart.ru; (495) 692-04-67, (495) 692-06-53.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International