«Математика даһие»

2017 елның 13 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә йөрүчеләр, Казанда яшәүчеләр һәм шәһәргә килгән кунаклар игътибарына китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре, Николай Иванович Лобачевскийның (1792–1856) тууына 225 ел тулуга багышлап, «Математика даһие» исемле күргәзмә тәкъдим итә.

Н.И. Лобачевский – бөек математик, евклидча булмаган геометрияне барлыкка китерүче. Шулай ук математик анализга һәм алгебрага зур өлеш керткән.

Н.И.Лобачевскийның бөтен гомере диярлек Казан университеты белән бәйле. 1807 нче елның гыйнварыннан ул – шушы уку йортының студенты. 1811 нче елда университетны магистр дәрәҗәсендә тәмамлый, шунда ук эшли. 1814 нче елдан адъюнкт, 1816 нчы елдан саф математика кафедрасының экстраординар профессоры һәм мөдире, 1822 дән ординар профессор, 1822–1825 нче елларда физика-математика бүлекчәсе деканы, 1827–1946 нчы елларда университетның ректоры була. Ул физика-математика циклының барлык фәннәре буенча диярлек лекцияләр укый.

Н.И. Лобачевский тырышлыгы (инициативасы) белән университетта татарларны, кыргыз, калмык, башкорт, бурятларны укыту башлана; укытучылар Европаның фәнни үзәкләренә стажировкага җибәрелә; экспедицияләр, шул исәптән Шәрык илләренә дә, оештырыла. Гарәп-фарсы телләре кафедрасы белән беррәттән, төрки-татар, монгол, кытай, әрмән телләре белеме, санскрит (һиндләрнең борынгы әдәби теле) кафедралары ачыла. Фәнни-педагогик эшчәнлеген Н.И.Лобачевский китапханә эше белән бергә алып бара (1825–1935). Аның җитәкчелегендә университет китапханәсендәге кулъязмаларның беренче тасвирламасы эшләнә, фондларны туплауның фәнни нигезләре булдырыла, бердәм китапханә каталогларын төзү башлана. 1834 нче елда Н.И. Лобачевский «Ученые записки Императорского Казанского университета» дигән фәнни журнал чыгаруны оештыра.

Университет ректоры буларак, Н.И.Лобачевский күп кенә комиссияләр һәм комитетлар эшендә катнаша. 1822 нче елдан төзелеш комитеты әгъзасы, 1825 нче елдан аның рәисе була. 1830 нчы елларда Н.И.Лобачевский җитәкчелегендә китапханә, анатомия театры, химия кабинеты, физика лабораториясе, астрономия һәм магнит обсерваторияләре биналары, ботаника бакчасы оранжереясе, клиника, төрле хуҗалык корылмалары төзелә.

Аның гомеренең соңгы еллары бик авыр була. Сәламәтлеге һәм матди хәле начарлана. 1856 нчы елның 24 (12) нче февралендә Н.И.Лобачевский вафат була. Кабере Казанның Арча кыры зиратында.

Күргәзмәдә Н.И. Лобачевскийның тәрҗемәи хәле, аның турындагы истәлекләр, татар әдибе Җәвад Тәрҗемановның бөек галимгә багышланган әсәрләре һ.б. тәкъдим ителә.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Зур уку залында 2017 нче елның ахырына кадәр эшләячәк.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International