Алмаз Хәмзин белән очрашу

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 24 нче октябре көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) язучы, җырчы, композитор, юмор остасы Алмаз Хәмзин белән очрашу кичәсе була.

 Кичәдә аның сатирик әсәрләре, шигырьләре, җырлары яңгыраячак. Язучының тормыш юлын яктырткан китап күргәзмәсе әдәбият һәм сәнгать яратучыларга кызыклы булыр.

Алмаз Хәмзин иҗатына багышланган кичәдә каләмдәш һәм сәхнәдәш дуслары, мәдәният, мәгариф һәм матбугат әһелләре катнашачак.

Кичәгә рәхим итегез! Керү ирекле!

Элемтәләр өчен телефон: (843)292-72-35

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International