Сагынып сөйләрлек очрашу

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

  2017 нче елның 24 нче октябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) язучы, җырчы, композитор, юмор остасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин белән очрашу кичәсе булды. Бу кичә китапханәдә эшләп килүче «Дәрья» әдәби кунакханәсе кысаларында узды.

Иҗат кичәсе бик җылы рухта үтте. Китапханәнең Зур уку залына Алмаз Хәмзиннең иҗатын, эшчәнлеген, үзен хөрмәт итүче дуслары, хезмәттәшләре, күпсанлы тамашачылар җыелган иде. Танылган сәнгатькяргә һәм әдипкә багышланган кичәне Милли китапханәнең директоры С.Р.Җиһаншина белән аның фәнни эшләр буенча урынбасары И.Г.Һадиев ачып җибәрделәр, юбилярны котлап чәчәкләр һәм китап бүләк иттеләр. Артист, пародист, язучы, җырчы, гармунчы, популяр җырлар авторы – болар Алмаз Хәмзиннең халыкка билгеле булган һөнәрләре. Аңа 18 нче сентябрдә 70 яшь тулды. Атказанган сәнгать эшлеклесенең үткән гомер юлы, ирешкән казанышлары, хыяллары, бүгенге көнкүреше турында да сүз барды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт үзенең чыгышында Алмаз Хәмзиннең язучылык эшчәнлеге турында сөйләде, аның соңгы вакытта чыккан «Сагынып сөйләрлек еллар», «Бармагыңнан үбәр идем» исемле китапларының әдәбият яратучылар күңеленә хуш килүен җиткерде.

Шагыйрь Равил Фәйзуллин, язучы Камил Кәримов, журналист Риман Гыйлемханов, галим Тәлгать Галиуллин үзләренең чыгышларында юбилярның һәрбер гамәле белән «халыкка шатлык өләшүен» билгеләп уздылар. Халкыбызны әхлакый һәм сәнгать ягыннан тәрбияләү эшендә татар эстрадасының әһәмиятен Алмаз Хәмзин күпьеллык хезмәте белән ачык раслады. Искитмәле талантлы, бай күңелле шәхеснең уен-көлке катыштырып, сүз арасында җырлап та җибәреп, матур, тулы җөмләләр белән сөйләве һич ялыктырмады.

Залны җанландырып, Алмаз Хәмзин кичәне татар телен саклау һәм яклау турындагы ялкынлы чыгышы белән тәмамлады. Бу очрашу, мөгаен, килгән кунакларга күтәренке кәеф һәм җылы истәлекләр бүләк иткәндер, милләтебезнең киләчәге турында тагын бер кат уйланырга этәргәндер.

        

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International