Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре XX нче Павленков укуларында катнашты

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

2017 нче елның 17–19 нчы октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре Россия милли китапханәсендә үткәрелгән, XIX гасыр ахыры–XX гасыр башында (революциягә кадәр) Россиядә китап эше тарихына багышланган Халыкара фәнни конференция – XX нче Павленков укулары эшендә катнашты.

Конференциягә Россия милли китапханәсенең әйдәп баручы белгечләре, Санкт-Петербург, Мәскәү, Тверь, Екатеринбург, Казан, Пермь, Төмән һ.б. шәһәрләрнең гыйльми оешмалары вәкилләре, китапханәләр һәм музейлар хезмәткәрләре дә чакырылган иде.  

Катнашучылар алдында кереш сүз белән Россия милли китапханәсе генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары  В.Р.Фирсов чыгыш ясады. Әлеге китапханә хезмәткәрләре Н.Г.Патрушева, Г.А.Мамонтова, Санкт-Петербургтагы Европа университеты профессоры В.Е.Кельнер конференциянең икеләтә юбилее билгеләнеп үтү хакында әйттеләр. XX нче Павленков укулары М.Е.Салтыкова-Щедрин исемендәге Дәүләт җәмәгать китапханәсендә Д.С.Лихачев башлангычы белән Китап белеме бүлекчәсе нигезләнүнең кырык еллыгына туры килгән.

Конференциядә Россия империясендәге китап культурасы тарихының төрле юнәлешләре яктыртылды: нәшер итү эшчәнлеге, китап сәүдәсе, цензура, китапханәләр, китап укучылар аудиториясе, библиофиллык, төбәкләрдәге китап эше. Шулардан чыгып, фәнни җыен өч төп темага бүленеп эшләде: наширлек эше тарихы, китап җыелмалары һәм сирәк китаплар тарихы, цензура тарихы.

«Китап җыелмалары һәм сирәк китаплар тарихы» секциясе утырышында Россия милли китапханәсенең сирәк китаплар бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты О.Н.Ильина «Россия китап саклагычлары фондларында шәхси китапханәләр: өйрәнү проблемалары» (СПб., 2017) дигән җыентыкны тәкъдим итте. Секция эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Р.У.Елизарова «Казан шәһәр җәмәгать китапханәсе белән идарә итү комитетының эшчәнлеге: 1905–1915 нче еллар» дип аталган доклад белән чыгыш ясады. Сектор мөдире Р.К.Юнысованың чыгышы исә «Иван Андреевич Шидловский һәм аның Казандагы китапханәсенең язмышы» дигән темага багышланды. Ике доклад та Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең үткәнен, аның фондлары оешу тарихын яктыртты һәм тыңлаучылар тарафыннан бик кызыксынып кабул ителде. Кунаклар өчен Россия милли китапханәсенең сирәк китаплар бүлегенә экскурсия оештырылды.

XIX гасырның күренекле рус нашире һәм мәгърифәтчесе Флорентий Павленков истәлегенә «Павленков укулары» дип йөртелә торган әлеге фәнни конференция беренче тапкыр 1979 нчы елда була һәм һәр ике ел саен уздырыла. Әлеге форумнарда тәкъдим ителә торган тикшеренүләр китапчылык эшенең барлык юнәлешләрен дә колачлый. Ф.Павленковның васыяте буенча егерменче гасыр башында Россиядә бер мең бушлай китапханә оештырылганлыгы мәгълүм.

  

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International