Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Ижауда узган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

2017 нче елның 8 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәре Ижауда узган, Удмуртия Республикасы Милли китапханәсенең 100 еллыгына әзерлек кысаларында оештырылган, «Төбәк мәдәниятендә китапның урыны» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә булды.

Конференция эшендә 100дән артык кеше: Удмуртия Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле хакимиятләре вәкилләре, нәшриятлар, китапханәләр, фән һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук Татарстан, Башкортстан, Мари Эл Республикаларыннан, Киров өлкәсеннән килгән кунаклар катнашты.

Конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Милли китапханәсен кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең рус һәм дөнья әдәбияты секторы мөдире Р.К.Юнысова тәкъдим итте. Ул «Төбәк дәрәҗәсендәге китаби ядкәр буларак Иван Александрович Сахаров китаплары тупланмасы» дигән доклад белән чыгыш ясады.

Катнашучылар Удмуртия Республикасы Милли китапханәсе белән Удмуртия дәүләт университеты Фәнни китапханәсе бергәләп әзерләгән «Удмуртиядә нәшер ителгән» дигән зур күргәзмә белән дә танышты.

Конференциянең докладлары һәм материаллары аерым җыентык рәвешендә дөнья күрәчәк, ә аның электрон варианты якын арада Удмуртия Республикасы Милли китапханәсе сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International