Әтнәдә әдәбият һәм шигърият бәйрәме

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

2017 нче елның 17 нче ноябре көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының тамаша залында Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев белән очрашу узды. Очрашу Әтнә театры артистлары башкаруында Сәет Шәкүровның «Туган туфрак» спектакленнән өзек белән башланды. Кичәне район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галәветдинова ачып җибәрде. Театр залы тамашачылар белән тулы иде, алар – мәктәп укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, күпсанлы шигырь сөючеләр. Аларның ике сәгатьтән артык тын да алмый тыңлаулары, кызыксынулары сокландырды. Разил Вәлиев барысын да үз авызына каратты. Кичәдә аның шигырьләре укылды һәм шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Һәркайсының чыгышы җанга үтте, рәхәтләнеп тыңланды. Мәктәп укучыларыннан Ильвина, Раяз, Айназның шигырь укулары, үзешчән җырчыларның чыгышлары очрашуга ямь өстәде. Очрашу барышында сәхнәгә куелган экранда тамашачыларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган «Бу дөньяның мин бер кисәкчеге...» дигән слайд-шоу, «Минем чорым – минем җырым», «Ядкарь итеп...» дип исемләнгән китап күргәзмәләре дә тәкъдим ителде.

Кичәдә туган төбәгендә яшәп иҗат итүче, Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы, 2016 елда «Таян Аллага» дигән Бөтенроссия әдәби конкурсының Гран-при иясе Гөлүсә Батталова да катнашты, ул шулай ук үзенең шигырьләрен укыды.

Очрашу тәмамланганнан соң да Разил Вәлиевне залдан чыгармыйча, тирәсенә җыелышкан китап укучылар аның белән ихлас әңгәмәне дәвам иттеләр. Китапларына автограф-култамга куйганда да автор күп сорауларга җавап бирергә җай тапты.

Рәхәтләнеп шигырь, җыр, әдәпле сүз тыңлагач, сорауларына төпле җаваплар алгач, истәлеккә фотосурәткә төшкәч, олылап рәхмәт әйтеп, әтнәлеләр кунакны Казанга озаттылар.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International