Милли китапханә хезмәткәрләре – Мәрҗани музее ачылышында

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

2017 нче елның 8 нче декабре республиканың иҗтимагый, рухи һәм мәдәни тормышындагы берничә истәлекле вакыйга белән тарихка керәчәк. Бу көнне Арча районының Ташкичү авылы мәктәбендә мәшһүр мәгърифәтче һәм галим, дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган мемориаль комплекс һәм музей, Ташкичүгә бара торган олы юл буенда Мәрҗани чишмәсе, Симетбаш авылында Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел, күренекле авылдашлары Нурислам Нигъмәтуллинның тууына 90 ел тулуга багышлап төзелгән мәчет ачылды.

Әлеге изге һәм игелекле эшләрнең башында торучы, аларны югары дәрәҗәдә башкарып, татар милләтен, аның каһарманнарын, Арча төбәген данлаучы – «Таттелеком» гавами акционерлык җәмгыяте һәм аның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин.

Тантаналар Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән һәм парламентыннан килгән рәсми затлар, Арча районы хакимияте җитәкчеләре, Диния назарәте вәкилләре, Мәрҗаниләр нәселе дәвамчылары, журналистлар, башка күпсанлы кунаклар һәм шушы авылларның халкы катнашында зур рухи күтәренкелек белән узды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә игелекле эшкә үз өлешен кертте: Ташкичү мәктәбендәге яңа ачылган музей экспозициясендә китапханә фондларында сакланучы тарихи-истәлекле, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Мәхмүт Галәү-Мәрҗани исемнәре белән бәйле борынгы китаплардан, архив документларыннан алынган күпсанлы күчермәләр урын алган.

Музей, чишмә һәм мәчет ачылышларында Милли китапханәнең Химаячеләр шурасы рәисе, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев катнашты, авыл халкын үзе бүләк итеп китергән китаплар тупланмасы белән сөендерде. Чакырылган кунаклар арасында китапханәнең директор урынбасары Ирек Һадиев белән кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин да бар иде. 

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International