«Салих Сәйдәшев» китабын тәкъдим итү кичәсе

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

 2017 нче елның 15 нче декабре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) «Җыен» фонды «Шәхесләребез» дигән сериядә мәшһүр татар композиторына багышлап нәшер иткән «Салих Сәйдәшев» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәдә Салих Сәйдәшевнең туганнары, язучылар, «Җыен» фонды вәкилләре һәм композиторның иҗатын сөючеләр катнашты. Чара Татарстанның халык шагыйре, «Җыен» фондының идарә рәисе Разил Вәлиев чыгышы белән башланып китте. Ул үз чыгышында фондның эшчәнлеге, максаты турында сөйләде һәм С.Сәйдәшевка багышланган әлеге басманы чыгаруда катнашкан иҗат коллективына рәхмәтләрен җиткерде.

Китап композитор Салих Сәйдәшевнең иҗатын һәм тормышын шактый тулы чагылдыра. Җыентыкта истәлекләр, музыка белгечләренең мәкаләләре, архив документлары һәм йөздән артык фоторәсем урын алган.

Китапны төзүчеләр – Рөстәм Әхмәров һәм Рушания Миңнуллина, фәнни мөхәррире – Җәүдәт Миңнуллин, бизәлеше һәм битләргә салу буенча җаваплы мөхәррире – Рамил Миңнуллин, музыкаль мөхәррире – Шамил Монасыйпов. Әдәбият белгече, галим Хатыйп Миңнегулов бу көчле иҗат төркеменең тырыш хезмәтен югары бәяләп, китап бастырып чыгаруны зур вакыйга, тәкъдим итү кичәсен бәйрәм дип атады.

Кичәдә композиторның оныгы Валерий Альфред улы Сәйдәшев һәм башка туганнары да катнашты.

Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе студентларының чыгышын тамашачылар бик яратып кабул итте. Аларның укытучысы, танылган җырчы Клара Хәйретдинова Салих Сәйдәшевне халык мәхәббәтен яулаган шәхес буларак сыйфатлады. Әлеге кичәдә башкарылган җырлар кичәгә ямь өстәп, композитор әсәрләренең үлемсез икәнен тагын бер кат исбатлады. С.Сәйдәшевнең скрипкада танылган музыкант Ш.Монасыйпов башкарган «Совет армиясе маршы» кичәне бәйрәм рухында тәмамлады.

Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә катнашкан тамашачылар, китапны бастырып чыгаручы «Җыен» фондының игелекле эшләренә рәхмәтле булып, яңа китаплар нәшер ителү уңаеннан тагын-тагын очрашырга сүз куешып таралыштылар.

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International