Экологик тәрбия кечкенәдән башлана

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

2017 нче елның 18 нче декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре «Экологик белем сәгатьләре» циклыннан Казан шәһәре Идел буе районындагы «Татар телендә белем бирүче 18 нче гимназия» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең 4 нче сыйныф укучылары белән чираттагы очрашуында булып кайтты.

Укучыларның экология юнәлешендәге белемнәрен арттыру һәм ныгыту, кешелекне танып-белү активлыгын үстерү, дөньяга карашларын киңәйтү максатыннан оештырылган бу чаралар аеруча җанлылык белән уза.

«Экология» сүзе «табигать» һәм «тирә-як яшәеше» дигән сүз-сүзтезмәләр белән бергә тора. Табигать экологиясен һәм җир экологиясен бер-берсеннән башка күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Без коточкыч рәвештә җирнең үсемлекләр дөньясын, горур һәм бәйсез җәнлек-хайваннарын, тормыш яме булган гүзәллекне үз кулларыбыз белән харап итәбез.

Табигатьне ничек сакларга? Табигатькә сак караш тәрбияләүне ничек оештырырга? XXI гасыр балаларына табигать байлыкларының чиксез түгел икәнен ничек аңлатырга? Очрашуда шушы авыр сорауларга җавап эзләделәр, укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклашты.

Китапханә фондларында сакланган газета һәм журналлар укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International