Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Йөрергә чык» акциясендә катнашты

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Россия күләмендә уза торган  «Йөрергә чык» акциясенә теләктәшлек итеп, Яңа ел бәйрәмнәре ялларында – 2 нче гыйнвардан 8 нче гыйнварга кадәр – көн саен Казанның  «Черек күл» паркындагы мәдәни чараларда катнашты.

2018 нче елның 2–8 нче гыйнвар көннәрендә «Черек күл» паркында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре  «Китапханә кышкы паркта» исемле театрлаштырылган кызыклы һәм мавыктыргыч бәйрәм тамашалары оештырды. Кышкы паркка килүчеләр өчен китапханә тарихы, аның бүгенге эшчәнлеге турында кыска, әмма файдалы мәгълүмат бирелде. Олылар һәм балаларда Лев Тостой елына багышланган конкурс-бәйгеләр, викториналар зур кызыксыну уятты. «Ачык микрофон» янында Тостойның рус һәм татар телләрендәге китапларын кычкырып уку бәйрәм рухын тагын да көчәйтте.

Җиңүчеләр һәм актив катнашучылар китаплар, китапханә турындагы буклетлар белән бүләкләнде. Теләүчеләр шул ук урында китапханәгә язылып бердәм электрон укучы билеты ала алдылар.

Әлеге акция паркка йөрүчеләр күңеленә бик хуш килде, кышкы парктагы китапханәдә 500 дән артык кешегә хезмәт күрсәтелде.

Кышның шушы ук бәйрәм көннәрендә Милли китапханәнең төп бинасында да казанлылар һәм шәһәребез кунаклары өчен «Ушкова йортының тарихы һәм бүгенгесе» исемле мавыктыргыч экскурсияләр уздырылды. Биредә кунаклар Милли китапханә урнашкан бинаның гаҗәеп матур, тарихи истәлекле бүлмәләре буйлап сәяхәт кылдылар, китапханәнең бай тарихы белән таныштылар.

  

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International