«Киң күңелле бөек язучы»

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре, танылган рус язучысы, драматург, әдәби тәнкыйтьче, публицист Алексей Максимович Горькийның тууына 150 ел тулуга багышлап, «Киң күңелле бөек язучы» дигән күргәзмә куйдылар.

Горький  ХХ гасырда  рус әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган. Аны  «беренче рус пролетариат язучысы» дип атыйлар.

Күргәзмәдә А.М.Горькийның хикәяләре, очерклары, мәкаләләре һәм башка әсәрләре тупланган китаплар урын алды. Шулай ук, язучының иҗатын бәяләгән мәкаләләр, аның тормышындагы Казан чорын тасвирлаган материаллар тәкъдим ителә.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Зур уку залында 2018 нче елның март ахырына кадәр эшләячәк. Рәхим итегез! 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International