«Атаклы кешеләр тормышы»

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Гыйнвар ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) «Атаклы кешеләр тормышы» дип аталган биографияләр сериясенең 85 еллыгына багышланган күргәзмә эшли.

Экспозиция дүрт бүлектән тора. «Тарих» бүлегендә рус патшаларының тормышы сурәтләнгән китаплар урын алган. Биредә шулай ук танылган тарихи шәхесләр Чыңгыз хан, Степан Разин, П.А.Столыпин, Н.К.Крупская, В.П.Чкалов, У.Черчилль һәм башкалар турындагы китаплар аша Бөтендөнья тарихының төрле чорларын күз алдына китереп була. «Әдәбият» бүлегендә борынгы грек язучылары һәм шагыйрьләреннән алып, хәзерге чорның танылган шәхесләренә кадәр багышланган китаплар урын алган.

Күргәзмәдә мөһим урынны «Шәхесләребез» һәм «Укучы һәм укытучы» серияләрендә Казанда басылып чыккан китаплар тәшкил итә. Алар татар милләте вәкилләре – күренекле мәгърифәтчеләрнең, язучыларның, сәнгать эшлеклеләренең – тормыш һәм иҗат юлларын чагылдыра. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай, драматурглар К.Тинчурин, Г.Камал, галим Ш.Мәрҗани турындагы затлы басмалар аеруча игътибарга лаек.

Сәнгать өлкәсе белән кызыксынучылар композитор Беллини, танылган меценат Савва Морозов, артист Николай Симонов һәм Юрий Завадский турында «Сәнгать» бүлегендә бай мәгълүматка ия була ала.

Мәшһүр шәхесләрнең биографияләре сериясе беренче тапкыр 1890 нчы елда Ф.Ф.Павленков нәшриятында дөнья күрә. Китапларның төрле зәвык өчен булуы, теленең гадилеге, бәяләренең бик кыйммәт тормавы әлеге басмаларны чын мәгънәсендә халыкчан һәм массакүләм итеп танытты.

Совет чорында, 1933 нче елда әлеге эшчәнлекне «Журналлар һәм газеталар берләшмәсе» дәвам итте. 1938 нче елдан бирле бу серияне «Яшь гвардия» нәшрияты бастырып чыгара. Президент В.В.Путин да әлеге нәшриятның эшенә югары бәя бирде.

Мәшһүр кешеләрнең тормышы башкаларны да зур эшләргә илһамландыра. Күргәзмәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International