Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

2018 нче елның 12 нче февралендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында күренекле әдип, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Аяз Мирсəет улы Гыйлəҗев (17.01.1928–13.03.2002) – язучы, ТАССРның (1978) һəм РСФСРның атказанган сəнгать эшлеклесе (1985), ТАССРның Г.Тукай исемендəге Дəүлəт премиясе (1983), РСФСРның А.М.Горький исемендəге Дəүлəт премиясе (1987) лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы (1993). Аның иҗади мирасы XX–XXI гасыр татар əдəби-мəдəни дөньясының иң кыйммəтле хəзинəлəреннəн санала. Əдипнең үзенчəлекле əсəрлəре татар əдəбиятының гына түгел, дөнья əдəбияты үсешенең дə бер өлеше булып тора.

Татарстан Республикасы Милли китапханəсе фондларында Аяз Гыйлəҗевнең барлык китаплары саклана һəм укучылар тарафыннан яратып укыла, өйрəнелə. Бу дөрестəн дə шулай: «Җомга көн, кич белəн...», «Өч аршын җир», «Язгы кəрваннар», «Əтəч менгəн читəнгə», «Яра», «Йәгез, бер дога», «Мəхəббəт һəм нəфрəт турында хикəят», «Урамнар артында яшел болын» һ.б. əсəрлəре китап сөючелəр тарафыннан аеруча еш сорала. Китапханəдə шулай ук аның тормыш юлын, иҗатын яктырткан басмаларны, җыентыклардагы, газета-журналлардагы мəкалəлəрне дə алып укырга була. Аяз Гыйлəҗевнең əсəрлəре төрек, рус һəм венгр теллəренə тəрҗемə ителеп, чит иллəрдə дə үз укучысын тапты. Китапханəнең татар əдəбияты һəм туган якны өйрəнү бүлегендə əлеге тəрҗемəлəр дə бар. Татарстан Республикасының Милли китапханəсе оештыра һəм үткəрə торган «Ел китабы» конкурсында Аяз Гыйлəҗев китаплары еш кына иң күп укылган басмалар рəтенə керə. Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйлəҗевнең бай мирасын барлауда, аны шəхес буларак төрле яклап күрсəтə торган материаллар туплауда, киң җəмəгатьчелеккə танытуда Татарстан Республикасы Милли китапханəсе дə əһəмиятле урын тота.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында үткәрелгән әлеге матур чарадан Татарстан Республикасының Милли китапханәсе дә читтә калмады. Театр фойесында Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Бай әдәби иҗат – мәңгелек мирас» дип аталган зур китап күргәзмәсе оештырды. Кичәгә килүчеләрнең күбесе әдипнең киң колачлы иҗатын һәм эшчәнлеген тулаем күзалларга мөмкинлек бирүче күргәзмәне зур кызыксыну белән карады.

Бу хакта тулырак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/13/157898/

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International