Чыңгыз Айтматов әсәрләренә багышланган мәгълүмат сәгате

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

2018 нче елның 10 нчы февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Казан театр училищесы шәкертләре өчен «Күренекле кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов әсәрләре татар телендә» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.

Әлеге очрашуда бүлекнең укучылар белән эшләү секторы җитәкчесе Фәйрүзә Вәлиева әдипнең татар халкы белән бәйле булуын, Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апаның татар икәнлеген, әби-бабаларының чыгышы хәзерге Кукмара районы Мәчкәрә авылыннан булуын, шулай ук татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре турында җентекләп сөйләде.

Студентлар гамәли дәресләр өчен әдипнең повесть һәм романнарыннан ксерокүчермәләр алдылар, китапханәнең һәм бүлекнең оешу тарихы, электрон каталог һәм картотекалар белән таныштылар.

Очрашу җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте. Чара ахырында татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләренә Казан театр училищесы укытучысы, филология фәннәре докторы Рәүф Нуриев ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International