Мәхәббәт һәм гаиләгә багышланган китапны тәкъдим итү

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

 2018 нче елның 23 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) «Мәхәббәт һәм гаилә: кайнар хисләр һәм салкын акыл белән...» дип аталган китапны тәкъдим итү кичәсе булды.

Исеменнән үк аңлашылганча, китапта мәхәббәт, гаилә, ир-хатын, егет-кыз мөнәсәбәтләре турында мавыктыргыч язмалар тупланган. Биредә урын алган хикәяләрне укыганда тормышта күбебезгә таныш булган ситуацияләрне, тирә-юньдәге тетрәндергеч вакыйгаларны, бәхетле мизгелләрне танып гаҗәпләнәсең... Китапта бу күренешләрне оста һәм кызыклы итеп сурәтләп биргән шәхес, ягъни аның төзүчесе – Казан шәһәре татар ветераннарының «Яшәү яме» милли-мәдәни клубы җитәкчесе, күп китаплар авторы, журналист Рафаэль Сальмушев.

Китапны тәкъдим итү чарасында Рафаэль Сальмушевның үзе һәм иҗаты белән якыннан таныш булган замандашлары, «Яшәү яме» милли-мәдәни клубы һәм «Мәңге яшисе килә» ансамбле ветераннары һәм аның иҗатын яратучылар катнашты. Кичәне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры урынбасары И.Һадиев ачып җибәрде. Үз чыгышында Рафаэль ага Сальмушев китапның язылу тарихы, хикәяләрдәге геройларның тормыштан алынган булуы турында бик тәэсирле итеп сөйләде.

«Мәңге яшисе килә» ансамбле ветераннары катнашу әлеге чарага аерым бер рухи күтәренкелек, үзенчәлекле ямь өстәде. Китапны тасвирлау, бәяләү чыгышлары аларның музыкаль номерлары белән аралашып барды.

Кичә ахырында Рафаэль ага Сальмушев Милли китапханә җитәкчелегенә, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Г.Җомаголовага, анда эшләүче бүлек хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерде. 

    

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International