Ашкынам мин мәңгелеккә...

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 1 нче апреленнән 30 нчы апреленә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы (Казан, К.Маркс урамы, 36 нчы йорт) уку залында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан әзерләнгән «Ашкынам мин мәңгелеккә» дип исемләнгән күргәзмә эшли.

Вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән әлеге күргәзмәдә шагыйрьнең тормыш һәм иҗатына багышланган, китапханә фондларында сакланган, төрле елларда нәшер ителгән газет һәм журналлар урын алган. Г.Тукай турында йөзләрчә мәкаләләр, фәнни хезмәтләр, монографияләр язылган, әдәби әсәрләр – шигырьләр, романнар, драмалар – һәм сәнгать әсәрләре иҗат ителгән.

Еллар узган саен аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләрнең гомере саннар белән генә исәпләнә алмый. Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә. Заман тудырган һәм милләтне борчыган бик күп сорауларга җавапны аның әсәрләреннән табарга мөмкин.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International