«Ач, шигърият серләреңне...»

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

2018 нче елның 16 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Татарстанның атказанган артисты, Буа татар дәүләт сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев белән очрашу узды.

Гадәттә юмор һәм сатиралы амплуада чыгыш ясаучы Раил Садриев әлеге моноспектакльдә бик җитди яктан, тирән фәлсәфи фикерле шәхес буларак ачылды. «Кеше дөньяга буш килә һәм буш китә. Мин кешеләргә яхшы энергетика һәм уңай кичерешләр күчерү белән шөгыльләнәм», – ди ул үзе турында.

Раил Садриев лирик, шул ук вакытта бераз юморлы да моноспектаклендә Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин, Муса Җәлил, Илдус Гыйләҗев һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләрен тәкъдим итте. Тамашачылар туган тел, милләт язмышы, яшәү һәм үлем, мәхәббәт, авыл турындагы мәгънәле шигырләрне тын да алмыйча тыңлады. Сәхнә остасы буларак Раил Садрив һәр шигырьне йөрәге аша үткәреп, автор әйтергә теләгән фәлсәфи фикерне ачып бирде. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров үзенең чыгышында чын талантка, аның гаҗәеп энергиясенә соклануын белерде. Буа театры артисты Илфир Солтанов моңлы җырлары белән кичәгә ямь остәп, тамашачыларның күңел кылларын тибрәтте. Кичә ахырында Милли китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев Раил Садриевка шигырь китаплары бүләк итте.

Очрашу беркемне дә битараф калдырмады. Тамаша яшәү белән үлем, тормыш, киләчәк турында уйланырга мәҗбүр итте. Шигърият күңелне сафландыра – Буа төбәгенең сәнгатькяр егете бу хакыйкатьне тагын бер кат исбатлады.

            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International