«Китапханә төне – 2018» фестивале Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә чакыра

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 21 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Китапханә төне – 2018» Бөтенроссия уку фестивале кысаларында мәдәни чаралар уздырыла. Әлеге традицион чара быел «Китап тылсымы» шигаре астында үтәчәк.

Китап, чыннан да, тылсымлы көчкә ия. Ул үз укучыларын серләр тулы әдәбият дөньясына алып кереп китә.

2018 нче ел Татарстанда Л.Н.Толстой елы дип игълан ителде. Күренекле рус язучысының тормышы Казан шәһәре белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә әлеге чарада Лев Тостой әсәрләренә аерым игътибар бирелә. Китапханәгә килүчеләр дөнья әдәбиятына биниһая зур өлеш керткән әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы китаплар күргәзмәсе белән таныша алачак. Л.Н.Толстойга багышланган картиналар күргәзмәсе дә аларны битараф калдырмас. Китапханәнең яшь дусларын Лев Толстой иҗаты белән кызыксындыру өчен аларга «Липунюшка» әкияте күрсәтеләчәк. Шулай ук «Л.Н.Толстойның балачак сере» дигән уен-квест оештырыла. Китапханәгә килгән кунаклар Зур уку залында Наташа Ростова бию кичәсенең матур бер өлешен күреп хозурлана алачак.

Апрель ае безгә Тукай ае буларак кадерле. Әлеге кичтә кунакларга Габдулла Тукай, шулай ук Муса Җәлил, хәзерге заман татар шагыйрьләре иҗатларының энҗеләре, иң танылган әсәрләре тәкъдим ителә. Гадәттә русча гына сөйләшүче студентлар аларны рус телендә дә, татар телендә дә укыячак.

«Китапханә төне»ндә тагын бер кызыклы һәм мавыктыргыч чара буларак Шәрыкның хәзерге заманда киң танылган шәхесе, язучы Элчин Сафарли белән очрашу көтелә. Ул үзенең «Когда я вернусь, будь дома» («Мин кайтканда өйдә бул») дигән яңа китабын тәкъдим итәчәк. Әлеге очрашуга телефон аша алдан теркәлеп кенә керү мөмкин. 16+

Балалар чараларында катнашу өчен дә (843) 292-72-35 телефоны аша алдан теркәлү таләп ителә. 6+

Китап сөючеләрне, укырга яратучыларны быелның онытылмас бер төненә – «Китапханә төне»нә чакырабыз. Рәхим итегез!

2018 елның 21 нче апрелендә узачак «Китапханә төне» Бөтенроссия уку фестивалендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәдәни чаралар программасы.

Чараларның гомум шигаре: «Китап тылсымы»

16.00–16.30 – «Китапханә төне»нең башлануы. Кунакларны каршы алу.

16.00–20.00 – Л.Н.Толстойга багышланган картиналар күргәзмәсе (татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге).

16.00–20.00 – Л.Н.Толстойга багышланган китаплар күргәзмәсе (Зур уку залы).

16.00–16.40 – «Л.Н.Толстойның балачак сере». Балалар квесты.

16.30–17.30 – Балалар бүлмәсе: лекция, видеопрезентация, «Липунюшка» әкияте, остаханә (татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге).

16.35–17.30 – В.Г.Тимирясов исемендәге КИУ студентлары белән «Татар әдәбиятының без яраткан сәхифәләре» дигән әдәби-музыкаль композиция (Зур уку залы).

17.30–17.40 – «Наташа Ростованың бию кичәсе» (Зур уку залы).

17.40–17.50 – Чараларда катнашучыларны бүләкләү (Зур уку залы).

18.30–20.30 – Эльчин Сафарлиның «Когда я вернусь, будь дома» («Мин кайтканда өйдә бул») китабын тәкъдим итү. Язучының иҗат кичәсе (Зур уку залы).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International