Милли китапханә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Шигърият һәм Туган тел бәйрәмендә

2018 елның 27 апреле, җомга

  2018 нче елның 26 нчы апрелендә Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулды. Татар халкының бөек улы милләтебезгә генә түгел, дөнья әдәбиятына бик зур иҗади мирас калдырды. Шагыйрьнең әсәрләре зур тиражлар белән һаман басыла торалар, алар төрле телләргә тәрҗемә ителгән.

Г.Тукайның туган көнендә һәр ел саен Татарстанның шәһәр һәм авылларында танылган язучылар, шагыйрьләр һәм меңләгән шигърият яратучылар катнашында Шигырь бәйрәмнәре уза. Әлеге чаралардан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре дә читтә калмады.

Бу көнне бер төркем Милли китапханә хезмәткәрләре Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең 60 еллыгына багышланган тантанада катнашты. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай премиясенең яңа лауреатларына бүләкләр тапшырды.

Тукай һәйкәле каршындагы мәйданда дәвам иткән Туган тел һәм Шигърият бәйрәмендә Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге белән сәнгать бүлеге хезмәткәрләре, Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, «И, мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син бик аз...» дип аталган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Күргәзмәнең төп максаты – шагыйрь шәхесе һәм хәзерге көндә Тукайның сәнгатьтә чагылышы турында тулы мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә Милли китапханә фондларында булган китап басмалары, аудио- һәм видеоязмалар куелды.

Бәйрәмдә катнашучыларның күбесе бөек шагыйребез Г.Тукайның шәхесен һәм иҗатын күзалларга мөмкинлек бирүче күргәзмәне, һава торышы яңгырлы булуга карамастан, зур кызыксыну белән карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International