Милли китапханә хезмәткәрләре «Үлемсез полк» акциясендә катнашты

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 9 нчы маенда, киң җәмәгатьчелек Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итте.

1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы 1945 нче елның 9 нчы маенда гына тәмамлана. Нәкъ шушы көнне Германия капитуляция актына кул куя. Бу СССР тарихында булган иң сөенечле көннәрнең берсе була. Кешеләр җиңү шатлыгыннан урамга агыла. Әлеге көнне хәтта бер-берсен белмәгән, бер-берсе белән таныш булмаганнар да кочаклаша, күрешә, бәйрәм белән котлаша. 9 нчы май кичендә Мәскәү шәһәрендә моңарчы күрелмәгән салют ясала. Шушы вакыттан 9 нчы май Җиңү бәйрәме һәм ял көне дип игълан ителә.

 Бөек Ватан сугышы илебезнең күп гаиләләре тарихында үз эзен калдырды. Миллионнарның, ничәмә-ничә буынның бәхетен урлаган сугыш тәмамлануга 73 ел. Без һәр елны бу мөһим датаны билгеләп үтәбез. Сугышта катнашкан, батырларча һәлак булган солдатларны искә алабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңдәшсез батырлыклары өчен рәхмәт һәм горурлык хисләребезне җиткерәбез.

Татарстаннан 700 меңләп кеше сугышка киткән, аларның яртысы яу кырында ятып калган. Якташларыбызның 200 меңе – орден һәм медаль иясе, 250 дән артыгы Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалерлары булуы билгеле.

«Үлемсез полк» акциясе – Җиңү бәйрәменең  чагыштырмача яңа традицияләренең берсе. Сугыш елларының ачысын-төчесен татып, тик, кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалары, оныклары, оныкчыклары яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге «Үлемсез полк»ка кушылып, Казан буйлап горур атлый.

Кичә, 9 нчы майда, «Үлемсез полк» патриотик акциясендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре дә катнашты. Әлеге чарада катнашып, алар Җиңү язын алып килгән әби-бабаларыбызга, ветераннарыбызга рәхмәт хисләрен белдерде.

Җиңү көне – кадерле һәм мәңгелек бәйрәм. Яу кырында башын салган Ватан солдатлары мәңге онытылмас!

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International