«Киңлек һәм биеклекләр яратам мин!»

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

2018 нче елның 15 нче маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында эшкуар һәм язучы Равилә Шәйдуллина-Мурат белән очрашу узды.

Равилә Шамил кызы – киңкырлы шәхес: югары белемле педагог, профессиональ аш-су остасы, Казан шәһәрендәге берничә ресторан һәм кафе хуҗасы. Эшендә көчле, нык характерлы Равилә ханым – табигате белән нечкә күңелле, шигъри җанлы шәхес. Равилә Шамил кызының «Сихәтләнү = Исцеление», «Ялантауга ай кунган», «Алмагач дәресе», «Батыр малай = Смелый мальчик», «Мүкләк белән Сөзгәк = Безрожка и Бодучий» һ.б. китаплары олылар һәм балалар тарафыннан яратып кабул ителде. Кичәгә әсәрләреннән һәм аның турындагы мәкаләләрдән торган китап күргәзмәсе куелды.

Әлеге очрашу кичәсендә Равилә Шамил кызының шигырьләре укылды, шигырьләренә җырлар яңгырады. Аның повестена нигезләнеп Нурания Җамали төшергән «Үксезләр» нәфис фильмының трейлеры тәкъдим ителде. Фуат Әбүбәкеров, Фердинанд Сәлахов, Рөстәм Маликов, Луара Шакирҗан, Рәшит Сабиров, Нурания Җамали, Раил һәм Зөлфия Шәмсуаровлар, Ярамир, Миндияр Шәймәрданов һәм башка сәнгатькярләр, Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясе укучылары катнашты. Шулай ук Равилә ханымның оныклары Мурат Әхмәдуллин пианинода уйнады, Кәрим Шәйдуллин җыр башкарды.

Әлеге кичәдә Равилә Шәйдуллинаның иҗатын яратучылар, якташлары, туганнары-якыннары җыелган иде. Кичә бик җылы һәм җанлы рухта узды. Әдәбият, мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән аралашу һәркемгә кызыклы булды.

  

Фотоархив

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International