Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә Казакъстаннан бүләк китаплар

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Казакъстанның башкаласы Астана шәһәрендә узган «Дөнья башкалаларының елъязмасы» Халыкара күргәзмәсендә катнашкан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле аша бүләккә китаплар килеп иреште.

Шушы елның 21–22 май көннәрендә Казакъстан Республикасы Милли академик китапханәсе Астана шәһәрендә, Казакъстанның башкаласына 20 ел тулу мөнәсәбәте белән, «Дөнья башкалаларының елъязмасы» дигән Халыкара күргәзмә оештырды. Төрле илләрнең иң зур китапханәләре белән беррәттән, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә әлеге күренекле чарада катнашты, «Мизгел һәм мәңгелек: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы фотосурәтләрендә татарлар» дигән үз экспозициясен тәкъдим итте.

Халыкара күргәзмә белән танышу өчен Астанага килгән, Казакъстанның Семей (Җидепулат) шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы-журналист, филология фәннәре кандидаты Морат Рәхимҗан улы Солтанбәков, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары И.Г.Һадиев белән очрашып, китапханә фондлары өчен үз китапларын бүләк итте. «Синий меридиан. Алашорда. Аттила», «Иртышский остров», «Хан Аблай и его батыры» дип аталган бу китаплар якын арада фондка алыначак, китап укучыларга алардан файдалану мөмкинлеге тудырылачак.

Казакъстан Республикасы Милли академик китапханәсе директоры булып эшләгән Өметхан Дәүренбәк кызы Муналбаеваның «Библиотечная педагогика: история, теория, практика» (Астана, 2015) дигән китабы да Халыкара күргәзмәне оештыручылар тарафыннан бүләк итеп тапшырылды.

 

                                                                                                                  

    

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International