«Мин үземә гаҗәеп вә мәңгелек һәйкәл салдым»

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

2018 елның  14 июлендә атаклы рус шагыйре һәм XVIII гасыр дәүләт эшлеклесе, Казан губернасында туган Гавриил (Гаврил) Романович Державинның (1743–1816) тууына 275 ел тула. Бу истәлекле дата уңае белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Кремль ур., 33) «Мин үземә гаҗәеп вә мәңгелек һәйкәл салдым» исемле китап күргәзмәсе эшли башлады.

Экспозициядә бөек шагыйрьнең тормышын, әдәби эшчәнлеген һәм дәүләт хезмәтен тасвирлаган китаплар тупланды. Академик Я.К. Грот тарафыннан язылган биографиясе шагыйрьнең тормышын тулысынча чагылдырган хезмәт булып санала. Шунысын искәртергә кирәк, әлеге хезмәт «Даһи сәнгатьтә» («Гений в искусстве») сериясендә, күпсанлы документларга нигезләнеп, нәшер ителгән. Г.Р. Державинның «Әби патша» Екатерина II,  Павел I һәм Александр I идарә иткән чорлардагы уникаль фактларны үз эченә алган «Язмалар»ында («Записки») шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесенең беренче тапкыр тулы күләмдә басылып чыккан автобиографик  язмалары тупланган. Әлеге хезмәт 130 елдан соң гына дөнья күрә.

Күргәзмәдә 1847 һәм 1916 елларда Казан Император Университеты типографиясендә басылып чыккан китаплар да урын алды.

Державин Казан губернасында туып үсеп, Казаннан яшьли күчеп китүенә карамастан, соңгы көненә кадәр туган якка мәхәббәтен югалтмаган. Күргәзмәгә куелган татарча һәм русча журналлардан күренекле шагыйрь безнең төбәктә яшәгән чорга һәм аның эшчәнлегенә бәйле мәгълүмат белән дә танышырга мөмкин.

Бөек шагыйрь язган шигырьләр, мәсәлләр, фәлсәфи характердагы әсәрләр, әкиятләр, һичшиксез, поэзия сөючеләрнең игътибарын җәлеп итәр.

Күргәзмә ай дәвамында эшләячәк һәм киң катлам укучыларга кызыклы булыр. Танышырга теләүчеләр рәхим итсен!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International