«Алтынчы Кәримуллин мемориаль укулары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе республиканың китап һәм китапханә культурасы үзәге булып тора һәм дөньякүләм танылган китапчы галим Әбрар Кәримуллин исеме белән аерылгысыз бәйләнгән.

Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин (1925–2000) – күренекле татар галиме, китап белгече-библиограф, филология фәннәре докторы (1978), Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1992), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1987), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1991), Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1995). 1993 елда ул «Татар халкының мәшһүр улы» дигән шәрәфле иҗтимагый дәрәҗәгә лаек була.

Галимнең фәнни һәм публицистик хезмәтләре исемлеге 700 гә якын эшне үз эченә ала. Аның фәнни тикшеренүләре темалары – милли китап һәм төбәкнең китапчылык эше тарихы, татар халкының килеп чыгышы, татар әдәбияты һәм аның Шәрык, Европа халыклары әдәбиятлары белән бәйләнешләре, тел тарихы, археография, этнография, топонимика мәсьәләләре һ.б.

Шулай да аның тормышындагы төп эш-гамәл татар китабының тарихын өйрәнү була: татар милли китабының тулаем үсешен беренче булып ул тикшерә, шушы үсешнең этапларын билгели, китап продукцииясенең эчтәлеген системалаштыра. Ә.Г. Кәримуллин раславынча, татарлар, дөньядагы төрки халыклар арасында беренче булып, хәреф җыю ысулы белән китап бастыруга керешәләр; татар тарихы, ягъни бу халыкның борынгыдан килгән язуы һәм бай кулъязма китап мирасы, әдәби традицияләре, мәктәп-мәдрәсәләре, галимнәре, әдипләре булу һ.б. моны ышанычлы рәвештә дәлилли.

Инкыйлабка кадәрге татар китабы исемнәре саны белән, рус басмаларыннан тыш, бары тик латыш китабыннан гына калыша, ә тиражы буенча рус китабыннан соң икенче урында тора. Ә.Г.Кәримуллинның үзенчәлекле фәнни трилогияне тәшкил иткән «У истоков татарской книги» («Татар китабының башлангычы», 1971), «Татарская книга начала XX века» («ХХ гасыр башы татар китабы», 1974), «Татарская книга пореформенной России» («Россиядә реформалар алдыннан татар китабы», 1983) хезмәтләре татар халкының инкыйлабка кадәр аз грамоталы булуы турындагы уйдырмаларга чик куйды. Басма китап барлыкка килү заманы, китап продукциясенең күләме һәм эчтәлеге – милләттәге аң-белем дәрәҗәсенең документаль күрсәткечләре менә шунда. Галим татар әдәбиятының үзенә кадәрге тикшеренүчеләр игътибарыннан читтә калган, цензура тарафыннан тыелган күпсанлы ядкәрләрен фәнни әйләнешкә кертеп җибәрә.

Китап галиме милли китап теориясе үсешенә дә бик зур өлеш кертте. Беренче булып ул хәзер илебездәге китап белемендә кабул ителгән милли китап концепциясен эшли. Ә.Г. Кәримуллинның хезмәтләре Татарстанда гына түгел, ә илебезнең барлык төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә – Германиядә, Польшада, Франциядә, Англиядә, АКШта, Канадада, Төркиядә, Мисырда, Япониядә һ.б. киң таралыш һәм лаеклы бәя алды.

1953 елда, «филология» белгечлеге буенча университетны тәмамлаганнан соң, Ә.Г. Кәримуллин Казан университетының Фәнни китапханәсенә эшкә җибәрелә, анда ул унбер елдан артык эшли, җаваплы вазифалар башкара. Үзенең әйтүенә караганда, ул монда чын «академия» үтә, бай китап хәзинәсе, татар һәм бөтендөнья мәдәниятләре мирасы белән таныша. Фәнни китапханәнең китап байлыгын өйрәнеп, Әбрар Гыйбадулла улы аның никадәр аз файдаланылуына шакката. Күпчелек кыйммәтле басмалар бик тар даирә кешеләргә генә бирелә. Ә.Г. Кәримуллинның күп вакытын сарыф итеп искебасма татар китабы каталогларын яңартуы нәтиҗәсендә әлеге китап хәзинәсен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү мөмкинлеге туа. Аның тарафыннан тел белеменә, фольклористикага, әдәбият белеменә, Татарстан тарихына караган библиографик күрсәткечләр төзелә. Нәкъ менә шушы хезмәтләрдән татар фәнни библиографиясе башлангыч ала дип санарга кирәк.

1964 елдан галим Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, аның сәнгать һәм фольклор бүлекчәсендә эшли. 1968 елда ул үз эченә Татарстанда һәм аннан читтә эшләгән барлык (дәүләт, күчмә, колхоз-совхоз, халык) татар театрлары турында 8000нән артык исемдәге татарча һәм русча документны теркәгән «Татар сәхнәсе: 1917–1967 еллар» дигән зур библиографик хезмәтен тәмамлый. Бу татар театрының үзенчәлекле энциклопедиясе, илебездәге библиографиядә хәзер дә тиңе булмаган хезмәт.

1991 елдан Ә.Г. Кәримуллин Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни киңәшчесе булды. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге аның җитәкчелегендә «1722–1917 елларда дөнья күргән татар басма китабының Җыелма каталогы»н төзүгә кереште. Әлеге каталогны төзү һәм бастырып чыгару – Татарстанның, Россиянең, төрки телле дәүләтләрнең, шулай ук Европа һәм Американың эре китапханәләрендә сакланган искебасма татар китапларын барлап һәм теркәп кую. Әлеге эш Ә.Г. Кәримулллин язып калдырган методика һәм план буенча Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге белгечләре тарафыннан дәвам иттерелә.

Милли китапханә фондларында Ә.Г. Кәримуллинның шәхси китапханәсендә булган, исән чагында үзе бүләк иткән китаплары тупланмасы кадерләп саклана. Әлеге тупланма татар, рус, башкорт, инглиз, төрек телләрендә китапчылык фәненә, тел һәм әдәбият белемнәренә, тарихка, библиографиягә, китапханәчелек гыйлеменә һ.б. караган дүрт меңгә якын китап һәм журналны үз эченә ала. Галимнең вафатыннан соң хатыны К.Г. Батыева фондка аның кулъязмаларын, хатларын, фоторәсемнәрен һәм шәхси әйберләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, мәшһүр фән эшлеклесе, татар китабы тарихчысы, академик Ә.Г. Кәримуллин истәлегенә багышлап, 2003 елдан бирле ике елга бер тапкыр «Кәримуллин мемориаль укулары» фәнни-гамәли конференциясе үткәрә, 2012 елдан ул халыкара конференция дәрәҗәсен алды.

2010 елда – галимнең тууына 85 ел тулып узган көннәрдә – Мемориаль укулар академикның туган җирендә – Татарстан Республикасының Саба районында уздырылды.

Кәримуллин мемориаль укуларында тикшерелә торган мәсьәләләр даирәсе шактый киң, бу – милли китапчылык эшенең тарихы һәм аның хәзерге торыш-халәте. Конференциядә якын чит илләрдән (Беларусь, Литва, Украина, Казакъстан) һәм Россия төбәкләреннән абруйлы галимнәрнең катнашуы аңа карата республикабыз фәнни җәмәгатьчелегенең һәм китап сөючеләрнең бик зур кызыксынуын тудыра. Укуларда Татарстан югары уку йортларының мөгаллимнәре, аспирантлары һәм студентлары, журналистлар, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, мәшһүр шәхеснең якташлары һәм шәкертләре дә катнаша һәм чыгыш ясый.

2018 елның 25-26 июль көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, мәшһүр галим, академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышлап, «Кәримуллин укулары» халыкара фәнни-гамәли конференциясен алтынчы тапкыр үткәрә. Конференциядә чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән күренекле галимнәр һәм китап тарихы белгечләре: Мишкинене Галина Антоновна (Литва, Вильнюс), Зaбapcкайте Елена Йоланта (Литва, Вильнюс), Мифтахов Ильяс Госман улы (Төркия, Әнкара), Зайцев Илья Владимирович (Мәскәү), Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин (Санкт-Петербург), Меметова Лиля Айдер кызы (Россия, Симферополь), Казаннан һәм Татарстаннан Алсу Арсланова, Айдар Хәйретдинов, Эльмира Әмирханова, Зөфәр Гыйләҗев, Ольга Улемнова һ.б. доклад-чыгышлар белән, фән эшлеклеләре, язучылар, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, журналистлар, студентлар һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре тыңлаучылар сыйфатында катнашачак. Конференциянең эшен Әбрар Кәримуллинның шәкерте, китапчы-галим, тарих фәннәре докторы Айсылу Габделхакова алып бара.

Конференциянең максаты – милли китапчылык эшенә бәйле тарихи һәм хәзерге заман проблемалары турында фикер алышу.

  

  

  

  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International