Швециядән олы бүләк

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

1 август көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә Швециядә яшәүче милләтәшебез Түркәр Суоккан җәмәгате Гөлүзә ханым һәм уллары Илхан белән килде. Ул әлеге көнгә кадәр үзендә сакланып килгән, китапханә өчен гаять кыйммәтле, татар халкы тарихын яктырткан китаплар бүләк итте.

 Әлеге китаплар 1933-1975 еллар аралыгында Финляндия, Төркия, Франция илләрендә нәшер ителгәннәр. Алар арасында Гаяз Исхакыйның 1933 елда Парижда басылып чыккан «Идел-Урал» китабы, Габдулла Тукайның 1969 елда латин хәрефләре белән Хельсинкида дөнья күргән шигырьләр җыентыгы, Муса Бигиевнең Әнкарада нәшер ителгән «Озын көннәрдә ураза» дигән хезмәтләр урын алган. Төркиядә яшәп иҗат иткән милләтәшебез, танылган тарихчы Габделбарый Баттал Таймасның «Казанлы төрек мәшһүрләреннән» дигән серия астында чыккан бертуган Әхмәдһади һәм Садри Максудилар, Галимҗан Баруди, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиевләрнең эшчәнлеген яктырткан китаплар һәм «Казан төркиләре» хезмәте аерым игътибарга лаек. Бу китапларда Г.Таймасның бүләк итү автографы да булуы аларның әһәмиятен тагын да арттыра.

Бүләк ителгән китаплар арасында Казан ханлыгы тарихы турында язылган хезмәт тә бар. Ул татар-төрек галиме Әкъдәс Нигъмәт Куратның 1937 елда Истанбулда бастырылган «Олуг Мөхәммәт ханның ярлыгы» дигән китабы. Болардан кала Гомәр Дәһир белән Эйно Караһка дигән авторларның хезмәтләрен дә күрергә мөмкин.

Татар халкы өчен бәхасез булган әлеге ядкәрләрне Милли китапханәненең химаячеләр шурасы рәисе Разил Исмәгыйь улы Вәлиев һәм китапханә җитәкчесе Сөембикә ханым Җиһаншина кабул итеп алды. Әлеге китаплар Татар мөһаҗирлеге тупланмасында урын алачак.

Швециядән килгән милләттәшләребез китапханә белән таныштылар, фикер алыштылар. Әңгәмә барышында аларга китапханәнең бай фондлары хакында сөйләнелде, соңрак кунаклар өчен китапханәнең тарихына багышланган экскурсия үткәрелде.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International