Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә

2018 елның 7 сентябре, җомга

2018 елның 5 сенябрендә Мәскәүдәге Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсенең 31 нче сезоны башланып китте. Аның төп темасы – балалар әдәбияты. Күргәзмә-ярминкәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә катнаша.

ВДНХның 75 нче санлы күргәзмәләр павильоны, дөньяның 25 иленнән булган 300 нәшриятны кунакчыл рәвештә үзенә кабул итеп, ишекләрен һәркемгә киң ачты. Әлеге нәшриятлар биредә төрле жанрларга һәм юнәлешләргә караган 100 меңнән артык китап тәкъдим итә. Әйдәп баручы наширләр һәм язучылар белән очрашуларны үз эченә алган бай мәдәни программа да күргәзмә кунакларында матур тәэсирләр калдырыр.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе күргәзмә-ярминкә вакыйгаларының уртасында кайный. Ул Татарстан нәшриятларының татар һәм рус телләрендә дөнья күргән йөздән артык китабын Мәскәүгә алып килгән. Әлеге китаплар белән кызыксынучылар бик күп.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International