«Шиһабетдин Мәрҗани. Татар холкы» күргәзмәсендә катнашу

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 14 сентябрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Шиһабетдин Мәрҗани. Татар холкы» дип аталган күргәзмә ачылды. Ул бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап, Татарстанда быелгы ел Мәрҗани елы дип игълан ителү кысаларында оештырылган.

Күргәзмәдәге экспонатлар арасында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы искебасма китапларны һәм кулъязмаларны да күрергә мөмкин. Мәсәлән: Ш.Мәрҗанинең 1870 елда Казанда басылган «Китабе Назурәтел-хакк фи фарзиятел-гәшаэ вә әннә ләм йугыйбуш-шәфәкъ» һәм 1873 елда Истанбул шәһәрендә чыккан «Җәмалетдин Дәвани хашиясенә Мәрҗани хашиясе», 1915 елда дөнья күргән «Мәрҗани: Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләренең вилядәтенә йөз ел тулу (1233–1333) мөнәсәбәте илә» китаплары; кулъязмалардан мәшһүр фикер иясе Казан татар укытучылар мәктәбе ачылганда сөйләгән чыгышының үз кулы белән язылган караламасы, мөфти С.Тәфкилевнең Ш.Мәрҗанигә хаты һәм Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре өстеннән язылган шикаять. Биредә шулай ук Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә сакланучы хәзерге басма китаплар да куелган.

Күргәзмә Мәрҗанине күпкырлы шәхес буларак күзалларга мөмкинлек бирә.

  

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International