Китапханә белгечләре археографик экспедициядә булды

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев белән кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин 2018 елның 24–30 сентябрь көннәрендә Татарстанның Арча районы авылларында чираттагы фәнни-археографик экспедициядә булдылар.

Экспедициянең төп максаты – халыкта ата-бабаларыбыздан сакланып калган гарәп язулы борынгы кулъязмалар һәм басма китапларны эзләү, барлау, өйрәнү. Экспедиция әгъзалары Арча районының дистәгә якын авылында: Өчиле, Иске Йорт, Күпербаш, Мөндеш, Сикертән, Гөберчәк, Чөмә-Елга, Каенсар, Яңа Салада эшләде. Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте, әдәбияты өчен кызыклы булган борынгы кулъязмалар, иске басма китаплар, хатлар табылды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре, алып кайтылган ядкәрләрне башта чистартып һәм гигиена-санитария чаралары уздырып, алга таба өйрәнү, фәнни тасвирлау гамәлләрен дәвам итәчәк. Әлеге язма һәм басма мирас Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында кадерләп сакланачак һәм галимнәр, белгечләр тарафыннан фәнни тикшеренү эшләрендә кулланылачак.


    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International