«Чыңгыз Айтматов галәме»

2018 елның 2 ноябре, җомга

Ноябрь ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль урамы, 33) «Чыңгыз Айтматов галәме» дип аталган экспозиция эшләячәк. Күргәзмә әдипнең тууына 90 ел тулуга багышланган.

Чыңгыз Айтматов – дөньякүләм танылган язучы, аның әсәрләре 176 телгә тәрҗемә ителгән. Ул – Советлар Союзы, Россия һәм Бөтендөнья күләмендәге төрле премияләр лауреаты. Язучы үзенең сүзе, акылы, кабатланмас таланты белән гасырның рухи могҗизасы булып тора. Айтматов әсәрләре әллә ничә буынга әхлак тәрбиясе бирде. Экспозиция Айтматовны күпкырлы талант иясе – журналист, публицист, депутат, дипломат, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе буларак та ача.

Чыңгыз Айтматовны әдәби иҗаты дөньяга танытты. Иң башта аның «Җәмилә» исемле повесте Луи Арагон тарафыннан француз теленә тәрҗемә ителде. Авторның кодрәтле сүзе гомумкешелек проблемаларын күтәрә, үз халкының язмышы белән таныштыра.

Күргәзмәдә Айтматовның төрле елларда чыккан әсәрләре, библиографик басмалар, газета һәм журналларда аның турында басылган мәкаләләр урын алды. Айтматов әсәрләре нигезендә куелган спектакльләр, кино һәм телефильмнар да экспозициядә чагылдырылды. Язучының сеңлесе Роза Айтматованың «Тарихның ак битләре» дигән китабы аның әти-әниләре, гаиләсе белән таныштыра. Әдипнең Татарстан җирлеге, Казан белән бәйләнеше турындагы материаллар да укучыларга кызыклы булыр. Фәүзия Бәйрәмованың «Ана» әсәре Чыңгыз Айтматовның әнисе, татар хатын-кызы Нәгыймә Габделвәлиевага багышланган. Ч.Айтматов үзе дә берничә тапкыр Казанга килгән, татар язучылары белән аралашкан.

Гади кеше язмышы аша кешелек проблемаларын күрсәтә белгән даһи Айтматов турындагы күргәзмә күпләргә кызыклы булыр. Рәхим итегез!

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International