«Татарстан-Иран: үзара мөнәсәбәтләр тарихы» күргәзмәсендә катнашу

2018 елның 2 ноябре, җомга

2018 елның 31 октябрендә «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында урнашкан Татарстанның дәүләтчелек тарихы музеенда «Татарстан-Иран: үзара мөнәсәбәтләр тарихы» күргәзмәсе эшли башлады.

Күргәзмә Россия дәүләте белән Фарсы иле арасындагы күпгасырлык мөнәсәбәтләр тарихына багышланган. Анда Татарстан Республикасының архив, китапханә һәм музей фондларыннан сирәк документлар, XVIII–XIX гасыр кулъязмалары, төсле гравюралар, Иран татарларының фоторәсемнәре, Урта гасырлардан алып соңгы заманнарга кадәр сугылган фарсы көмеш тәңкәләре, Иранның декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре тәкъдим ителгән. Кораллану әйберләре: фарсы сугышчысының калканы, очлымы һәм сугыш балтасы аеруча зур кызыксыну уята.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе әлеге экспозициягә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы фарсыча уникаль кулъязмаларын тәкъдим итте: «Шәрхе мишкят фил-мәнасих» (1690 ел), Талак хакында документ [XIX гасырның беренче яртысы], Коръән тәфсире (1799 ел), Әбүгалисина хезмәте кергән мәҗмуга (1895 ел), Мөхәммәд Бәһаведдиннең «Нан вә хәлвә» әсәре (1828 ел), мулла Габдешшәкүр хаты [XIX гасыр ахыры].

Кызыксынучылар әлеге язма ядкәрләр белән күргәзмәдә таныша алалар.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International