Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре «Бертуган Максудиларның фәнни мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге» дип аталган Халыкара фәнни конференциядә катнашты

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

2018 елның 7 декабрендә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында татар җәмәгать эшлеклесе, педагог, журналист Әхмәдһади Максудиның тууына 150 ел һәм сәясәт эшлеклесе, профессор, хокук фәннәре докторы Садри Максудиның тууына 140 ел тууга багышланган «Бертуган Максудиларның фәнни мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге» дип аталган Халыкара фәнни конференция узды. Анда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вице-президенты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Рафаэль Хәкимов; Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган; Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстəм хəзрəт Вəлиуллин; Ататөрек исемендәге фәнни-эзләнү үзәге җитәкчесе, профессор, тарих фәннәре докторы Мәхмәт Али Бәйхан (Анкара, Төркия); Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Алексей Тарабукин; тарих фәннәре докторы Севиндж Алиева (Баку, Азәрбәйҗан); тарих фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Диләрә Госманова; Садри Максудиның оныгы Гөнүл Пултар (Истанбул, Төркия), Əхмəтһади Максудиның оныгы Фәридә Халитова (Казан); биология фәннәре кандидаты, Əхмəтһади Максудиның оныкчыгы Георгий Максудов (Мәскәү) һ. б. катнашты.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин бертуган Максудиларның китаплары сакланган коллекцияләр, фондлар турында, фәнни хезмәткәр Алсу Гәрәева Садри Максудиның гарәп графикасында басылып чыккан китаплары, аларның Милли китапханә фондларына килеп керү тарихлары хакында чыгышлар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International