«Китапханә МЕГАда» проекты тәмамланды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Яндекс.Такси белән берлектә «МЕГА» сәүдә үзәгендә уңайлы итеп ясалган, уку һәм ял итү өчен мөмкинлекләр тудырылган мәйданчыкта китап укучыларга ноябрь ае дәвамында хезмәт күрсәтте.

Проектның төп максаты – китап белән китап укучылар арасын якынайту, китап уку процессын җиңеләйтү.

Уку һәм ял итү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган әлеге урында китапханәчеләр китап сөючеләрнең күңеленә хуш килерлек матур әдәбият, сәнгать басмалары, хәзерге көндә иң күп укылучы популяр әсәрләр, татар һәм рус телләрендә китаплар, яңа журналлар һәм газеталар тәкъдим итте. Китапханә мәйданчыгында барлыгы 500 артык нөсхә китап урнаштырылды, журнал һәм газеталар тупланмасы көнаралаш яңартылып торды.

Проект кысаларында пәнҗешәмбе көннәрендә балалар өчен «Татарча да, русча да укыйбыз» дип аталган кычкырып уку сәгатьләре оештырылды. Китапны кычкырып уку балаларга тел байлыгын арттыру, хәтерне һәм игътибарны яхшырту өчен файдалы. Милли китапханә хезмәткәрләре Абдулла Алиш әкиятләрен һәм Лев Толстой әсәрләрен, татар һәм рус халыклары әкиятләрен («Өч кыз», «Бүләк кемгә?», «Уйлар», «Иң кадерле әйбер» һ.б.) татар һәм рус телләрендә кычкырып укыдылар. Балалар әлеге укуларда бик теләп катнаштылар, махсус әзерләнгән карточка-сүзлекләрдән файдаландылар. Шулай ук кайбер сүзләрне тәрҗемә итеп, сорауларга җаваплар таптылар. Китап уку һәркемгә кызык һәм файдалы булды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «МЕГА» сәүдә үзәгендә эшләү дәверендә 600дән артык кеше кызыклы китаплар һәм актуаль матбугат басмалары белән танышты, 135 кеше укучы билетлары алып китапханәгә теркәлде.

Әлеге проект уңышлы булды дип саныйбыз, чөнки китапханә мәйданчыгына килүчеләр, смарфоннарын читкә куеп, кулларына үзләрен кызыксындырган, мавыктыргыч китапларны алдылар. Әлбәттә, иң мөһиме – китапны дөрес сайлый белү. Бу очракта Татарстанның баш китапханәсе китапханәчеләре – профессионаллар – һәрвакыт ярдәмгә килде.

Мондый проектлар киләчәктә дә кабатланыр һәм китап, тышлыгыннан һәм беренче битеннән үк үзенә җәлеп итеп, кызыксындырып, кешенең көндәлек тормышындагы лаеклы урынын ныгытыр дип ышанабыз.

 

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International