«Һөнәрләр күп, теләгәнеңне сайлап ал!»

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 2019 елның 16 гыйнвары көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Вахитов районындагы «Татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең 4 «А» һәм 4 «В» сыйныфында укучылар өчен «Һөнәрләр күп, теләгәнеңне сайлап ал!» исемле чара үткәрде.

Алар иң элек укучыларга Китапханәнең бай тарихы, матур биналары, фондлары турында сөйләделәр.

Һәркемнең күңеле тарткан һөнәре була. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле һәм мөһим. Үзеңә ошаган һөнәрне сайлап алу җиңел генә түгел.

Китапханә хезмәткәрләре һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы, төрле һөнәр ияләренең үзләренә генә хас сыйфатлары турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләделәр.

Укучылар тәрбияче, төзүче, пешекче, рәссам, сатучы, урманчы, умартачы, машина йөртүче, тегүче һ.б. һөнәр ияләре турында язылган журналлар һәм газеталар белән дә бик теләп таныштылар.

Сорау-җавап, әңгәмә рәвешендә барган әлеге чарада укучылар үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап алдылар, һөнәрләр турында файдалы яңалыклар белделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International