«Бул гына»

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

2019 елның 19 мартында 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Татарстанның халык артисты, җырчы Айгөл Бариеваның «Бул гына» дип аталган иҗат кичәсе була.

Әтисе – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Шамил Бариев – уенына сокланып үскән Айгөл яшьтән үк музыка белән кызыксына, үзешчән сәнгатьтә катнаша.

Педагогика институтының музыка факультеты каршындагы «Хыял» хорында, милли-мәдәни үзәктә төзелгән «Сорнай» ансамблендә җырлый. 1996 елда «Синең өчен» дигән тәүге кассетасын чыгара.

«Ашкыну», «Синең өчен», «Чабата», «Туй» һ.б. җырлары белән халык күңеленә үтеп кергән Айгөл Бариева хәзерге көндә иң танылган татар җырчыларының берсе. Интернет дөньясында популяр шәхес, инстаграммның актив кулланучысы.

Әтисе салган сукмактан атлаучы, искиткеч сопрано тавышына ия, чибәрлеге белән татар эстрадасында балкып янучы Айгөл татар җәмгыятенең рухи тормышын баетуда актив эшли, хәйрия чараларында катнаша.

Әлеге иҗат кичәсендә Айгөл Бариева халыкка танылган җырларын башкарачак. Чарада шулай ук аның иҗатташ дуслары, якыннары да катнашыр дип көтелә.

Барыгызны да җыр-моң кичәсенә чакырабыз! Рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International