«Китапханә төне–2019» Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә чакыра

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Китапханә төне–2019» Бөтенроссия китап уку фестивале узачак.

Бу – республикабызның мәдәни тормышында зур мәдәни вакыйга. Аның турыдан-туры катнашучылары булырга теләгән барлык кунаклар өчен шушы төндә китапханә ишекләрен ачачак. Һәр ел саен апрель аенда уза торган әлеге акциянең быелгы темасы – «Бөтен дөнья – театр!».

Китапханә төнендә катнашучылар хәзерге заман театр тормышының яңа төре булган иммерсив спектакль белән танышырлар. Иммерсия – тамашаның эченә кереп якыннан күзәтү. «Анна Каренина» иммерсив спектакле актёрлары Лев Толстойның шул исемдәге романыннан өзекләр укыячак. Ул кечкенә спектакль форматында узачак. Чара кунакларына классик әсәрнең бердәнбер төбәк куелышына ташлама белән билет сатып алу мөмкинлеге бирә торган махсус промокод тәкъдим ителәчәк.

Кунакларга В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты студентлары әзерләгән «Шигърият – дөнья тоткасы» программасы кызыклы булачак. «Әдәби кунакханә» кысаларында Шекспир, Байрон, Гёте һәм башка бөек шагыйрьләрнең инглиз, француз һәм немец телләрендә шигырьләре яңгыраячак.

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Хәзерге заман татар драматургиясе һәм театр» дигән «түгәрәк өстәл» утырышы оештырылачак. Анда махсус чакырылган кунаклар – сәнгать белгече Роза Солтанова, телевидение дикторы, алып баручы һәм студентлар остазы Инсаф Абдулла, драматург Илгиз Зәйниев, журналист Рузилә Мөхәммәтова, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова – шулай ук Казан театр һәм музыка училищелары укучылары һәм мөгаллимнәре катнашыр дип көтелә. Башкаларга да әлеге мөһим темага кагылышлы фикерләре белән уртаклашу мөмкин булачак.

Балалар өчен «Театр сезоны» дип исемләнгән квест оештырылачак, аның барышында катлаулы биремнәрне үтәргә, хәйләкәр башваткычларны чишәргә кирәк булачак. Квестта катнашу команда рухын тоярга һәм яңа дуслар табарга ярдәм итә. Һәм, иң мөһиме, күренекле авторлар һәм аларның истә калырлык әсәрләре белән танышачаклар.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан китаплар күргәзмәләре эшләячәк.

Барлык чаралар да түләүсез, аларга керү ирекле.

Башлана: 16.00 сәгатьтә. Алдан теркәлү (843) 292-72-35 телефоны аша башкарыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International